Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель , 15:15

Урындагы үзидарәнең күренекле җитәкчесе

Әнәс Шәяхмәтовның тормыш һәм хезмәт юлы, кешеләрне хөрмәт итеп аларның тормышын яхшырту өчен эшләгән эшләре, җитәкче сәләте турында яза башласаң, бер зур роман да җитмәс иде.

Әйе, агроном булып эш башлаган, төрле җитәкче вазифаларда эшләп, 23 елдан артык райондагы 9 авылны берләштергән иң зур Түбән Карыш авыл биләмәсен җитәкләп, шактый изге эшләр башкарган сәләтле җитәкче, Балтач районының Почётлы гражданины Әнәс Гасыйм улы нәкъ шундый шәхес.

Урындагы үзидарә ролен арттыру максаты белән Русия Президенты В. Путин инициативасы белән 2013нче елның Указы нигезендә 21нче апрельдә бу көн үзидарә көне буларак билгеләнә.

Әнәс Гасыйм улы турында  аның сыйныфташы, Русия Федерациясенең атказанган нефтьчесе Шамил Мусаков: " Сыйныфташыбыз безнең арада оештыру сәләтләре белән аерылып торды һәм бераздан әйдәүчебез булып китте. Xалык мәнфәгатьләрен яклап, кешеләр өчен хезмәт иткән талантлы оештыручы, мактаулы җитәкче белән  бергә укуыбыз белән горурланабыз",—диде.

Әнәс Шәяхмәтов 1959 елның 6нчы гыйнварында Кифая һәм Гасыйм Шәяхмәтовларның үрнәкле гаиләсендә аларның икенче балалары булып якты дөньяга аваз сала.

Түбән Карыш сигезьеллык мәктәбендә белем ала.Калинин исемендәге колхозда хезмәт юлын башлый. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: Әнәснең әтисе Гасыйм абый колхозның алдынгы механизаторы була, "Фидакарь хезмәт өчен", "В.И. Ленинның тууына 100 ел" медальләре белән бүләкләнә, ел саен "Социалистик ярыш җиңүчесе", бишьеллык ударнигы билгеләре һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.

1977нче елда Аскын һөнәри училищесының курсын тәмамлап Совет Армиясе сафына алына. Башта Острогорский шәһәрендә хәрби әзерләү курсларында була, шуннан Кострома өлкәсенең Буй шәһәрендә танк частендә водитель булып хезмәт итә.

Үрнәкле  водитель булганы өчен часть командованиесе аны чирәм җиргә командировкага җибәрә. Башта Волгоград өлкәсендә урып-җыю эшләрендә катнаша, аннан Липецк өлкәсендә чөгендер ташуда катнаша.

Ринат СӘИТОВ.

(Дәвамы бар).

Автор:
Читайте нас: