Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель , 13:36

Һәр туган бала - көтеп алынган бу гаиләдә

Русиядә күп балалы гаиләләр саны буенча Башкортстан  җиденче урынны били.

Һәр туган бала - көтеп алынган бу гаиләдә
Һәр туган бала - көтеп алынган бу гаиләдә

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров 2023 елда Хөкүмәт эшчәнлеге турында Дәүләт җыелышы-Корылтайда хисап тотты. Анда ул республикада яшәүче гаиләләр соңгы 5 елда нинди үзгәрешләргә дучар булуы турында сөйләде.

- Шуны әйтәсем килә, Башкортстанда һәр бала көтеп алынган. Алар бәхетле, сәламәт булырга тиеш. Соңгы 5 елның үзенчәлеге - күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү. Бүген республикада 59 меңнән күбрәк күпбалалы гаилә яши. Идел буе федераль округында без бу күрсәткеч буенча - беренче урында, илдә җиденче урында торабыз. 2019 ел белән чагыштырганда, күпбалалы гаиләләр саны 6 процентка артты. Бу күрсәткечне 10 процентка кадәр җиткерүне күз уңында тотабыз.

Яңа туган балаларның үлеме ике тапкыр кимеде. Мондый зур нәтиҗәгә беренче тапкыр ирештек.

2024 ел илдә "Гаилә елы" буларак игълан ителде. Аның кысаларында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дустанә, хәвефсез мохит булдыру өстендә эшләячәкбез. Гомумән, бездә үлем очраклары кими. Былтыр бу күрсәткеч мең кешегә 11,7 очрак иде. Бу да соңгы 25 елда иң зур күрсәткеч. Гомер озынлыгы буенча да республикада иң югары күрсәткечкә ирештек. Былтыр ул 73,2 яшь күрсәтте. Әмма эш моның белән генә төгәлләнми, ил Президенты куйган бурыч - 2030 елга аны 78 яшькә җиткерү буенча эшләячәкбез, - диде Андрей Назаров үзенең чыгышында.

 

- Ике улыбыз тугач, кызыбызны аеруча көтеп алдык. Шулай итеп, без дә хәзер күпбалалы гаиләләр исемлегендә. Әлбәттә, Хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтелмәсә аларны тәрбияләү берникадәр авыр булыр иде. Дәүләт күрсәткән ярдәмнәр арасында безнең өчен иң зуры - ипотеканы каплау өчен 450 мең сум алу булды. Бүген район үзәгендә үз йортыбыз белән яшибез. Иң мөһиме - балалар сәламәт булсын. Тормыш иптәшем Марат белән бергәләп  аларны олы тормыш юлына чыгарырга насип булсын, - ди Иске Балтач районында яшәүче Лилия Хәйруллина. 

Гөлия Мөгаллимова.

"Кызыл таң"

Автор:
Читайте нас: