Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март , 13:20

Быел җәй нинди булыр икән?

Башкортстан Экологлар берлеге рәисе Александр Веселов агымдагы елның җәе нинди булачагы турында хәбәр итте.

Быел җәй нинди булыр икән?
Быел җәй нинди булыр икән?

Башкортстан Экологлар берлеге рәисе Александр Веселов агымдагы елның җәе нинди булачагы турында хәбәр итте. Бу хакта “UfaTime.ru” яза.

Александр Веселов җәйнең коры һәм эссе килүен, еш янгыннар һәм зур урман янгыннары көтелүен ассызыклый. Шуңа бәйле рәвештә яңа махсус техника һәм янгын сүндерү командалары әзерләргә кирәклеген белдерә.

Агымдагы елның җәе Русиядә метеокүзәтүләр тарихында иң эссе җәй булырга мөмкин.

Алдан фаразлауларга ярашлы, 2024 елның июненнән августка кадәр Рус тигезлеге территориясендә һаваның уртача температурасы плюс 25-27 градус тәшкил итәчәк, норма плюс 22. Шул ук вакытта уртача максималь температура 35 градустан да югарырак булырга мөмкин, бу нормадан 5 градуска күбрәк.

Моннан тыш, синоптиклар кисәткәнчә, җәйге чорда һава массаларының хәрәкәте киң җылылык циклоннары барлыкка килүгә ярдәм итәчәк, бу үз чиратында югары дымлылыкка китерәчәк һәм көчле яңгырлар, яшен һәм давыллар ихтималлыгын арттырачак.

Метеорологлар аңлатуынча, 2024 елның җәендә рекордлы югары температура фоны Эль-Ниньо кебек табигый күренеш нәтиҗәсе булачак.

Автор:
Читайте нас: