"Кешелекнеңң зур зиннәте, яшәү мәгънәсе ул-хатын-кыз" чарасын мәдәният оештыручы һәм китапханәче сөйкемле хатын-кызларга мәдхия җырлап күзлегеннән үткәрде. Чара программасында хатын-кыз һәм яз турында шигырьләр яңгырады. Кунаклар шулай ук тәмле ризыклар әзерләү рецептлары белән уртаклаштылар. Шаян конкурслары бәйрәм атмосферасы тудырды һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. Бәйрәм барлык хатын-кызларга бәхет, сәламәтлек, шатлык, елмаю һәм тынычлык теләкләре белән тәмамланды.