Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март , 15:54

Өлкән яшьтәге хатын -кыз якташлар өчен— җылы әйберләр

83 яшьлек хатын-кыз МХОдагы якташлар өчен дистәләгән җылы әйберләр бәйли.

Бәләбәй районы Акбасар авылыннан пенсионер Гөлсем Шәфикова махсус операциядә катнашучылар өчен җылы әйберләр бәйли. 83 яшьлек хатын-кыз кулыннан дистәләгән пар җылы әйберләр чыкты. "Мин үз әйберләремә җан салам. Ә солдатлар өчен аерым ярату хисе белән һәм саф йөрәктән бәйләдем.  Һәр рәт белән бәйләм күзен алган саен мин егетләрне исән-сау өйгә кайтуларын сорыйм. Миңа беркем дә кушмады, мәҗбүр итмәде. Әгәр дә Без булмасак, кем? Яклаучыларыбыз үзләрен хәтерләгәннәрен, яратканнарын һәм өйдә көткәннәрен белсеннәр", - дип уртаклашты Гөлсем Шафикова. Аның  уллары,  онылары да армиядә хезмәт иткән, ә кечесе  язгы чакырылышта хезмәткә барырга җыена.

Өлкән апаларга дога укып, изге теләктә булганнары өчен якташлары рәхмәтле. Аларны кайгыртып хәстәрләп тоюларын ерак арада сизеп торалар.

 

 

Өлкән яшьтәге хатын -кыз сугышчылар өчен җылы әйберләр
Өлкән яшьтәге хатын -кыз сугышчылар өчен җылы әйберләр
Автор:
Читайте нас: