8нче сыйныф укучысын бу адымга ни этәргән? Мәктәптәге гадәттән тыш хәл турында мәгълүматны чыганак KazanFirst басмасына раслаган. Аның мәгълүматлары буенча, бала исән. Вакыйга урынында хокук саклау органнары вәкилләре һәм ашыгыч ярдәм медиклары вазифаларын үти. Бу хәл ни сәбәбле килеп чыгуы ачыклана.Башка мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, мәктәп укучысы сыйныфташы белән әрләшкәч тәрәзәдән сикергән.
"Ватаным Татарстан"нан мәгълүмат кулланылды.