Бу көн автомобиль һәлакәтләре корбаннары санын киметүдә юнәлтеогән чара, эмоциональ газаплар һәм икътисади югалтулар масштабларына, шулай ук ярдәм һәм коткару хезмәтләренең эшенә игътибар итү мөмкинлеген тәэмин итә. Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә Русия төбәкләрендә дә, бөтен дөньяда да хәйрия чаралары һәм акцияләре үткәрелә. Аларның берсе-мәгариф оешмаларында профилактика чаралары, алар Иске Балтач башлангыч сыйныфлар мәктәбенең барлык сыйныфларында узды. Педагоглар һәм укучылар һәлак булганнарны искә алдылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында тагын бер тапкыр балалар белән сөйләштеләр. Балалар хәзерге көнкүреш ритмында ашыгу вакытында юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен хәтердән чыгармаска вәгъдә иттеләр