Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2023, 10:11

Юл күрсәтә укытучы

  Октябрь башында  Руфина Харипова сәхнә яраткан, сәнгать яраткан Тушкыр авылы  активистлары белән Богдан авылына юлланды.

Юл күрсәтә укытучы
Юл күрсәтә укытучы

 Тушкырлылар Укытучылар көне уңаеннан искиткеч матур очрашу- концерт белән Богдан халкы алдында чыгыш ясадылар. Мине бу очрашу ярты гасыр- 50 ел- үткәч яшьлегемә алып кайтты. 1972-1973 уку елында Богданда хезмәт юлымны башлап 1нче сыйныфка килгән балаларны укыттым. Богдан мәктәбенең директоры Ф.З. Хөсәинов, олы укытучылар  Фәћимә апа, Разия апалар тәҗрибә уртаклашып эшкә өйрәтеп алдагы хезмәтемә юллама бирделәр. Аларга рәхмәт хисләремне җиткердем. Укучым Тимергали Рамазановтан бәйрәм белән котлап рәхмәт сүзләре ишетүне минем хезмәтемә зур бәя итеп кабул иттем. Клуб мөдире Руфина Харипованың мондый чараларга каян көч, каян финансы табуына аптырап та куябыз. Музыкасын да , костюмын да кайгыртырга кирәк. Шөкер, күп чараларда авылдашыбыз Нефтекама филармониясе артисы Рифкатъ Габделҗановның ярдәмен тоябыз. Руфинабыз Тушкырның зур клубында берүзе эшли. Мөдир дә, художество җитәкчесе дә, тех персонал- җыештыручы да бер кешегә күпме вазифа йөкләнгән. Җитәкчеләр Р.Харипованың хезмәтенә тиешле бәя бирсеннәр иде. Мәктәп ябылды авылда, клуб ябылмасын берүк, дигән фикердә калабыз . Руфинабыз исән- сау булып шулай дәртен сүндерми эшләсен дигән теләктә калабыз.
Гөлшат ИХСАНОВА.

Мәкаләнең    тулы  варианты белән гәзитнең бүгенге санында таныша аласыз.

Юл күрсәтә укытучы
Юл күрсәтә укытучы
Юл күрсәтә укытучы
Юл күрсәтә укытучы
Юл күрсәтә укытучы
Юл күрсәтә укытучы
Автор:
Читайте нас: