Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 сентябрь 2023, 10:51

Сынаулы тормышка гашыйк ул

Өмет кешене яшәтә диюләре буш сүз түгел. Андый кешеләр оптимизмны калкан ясап тик алга таба омтылучан. Иске Балтач авылында яшәүче Розалия Хәмәтнурова нәкъ шундый сыйфатларга ия шәхес.

Сынаулы тормышка гашыйк ул
Сынаулы тормышка гашыйк ул

Җир йөзенә һәркем сынау өчен килгән, диләр. Шуңа ул бәйрәмнәрдән генә тормыйдыр да. Каршы җилләре, давыллар аша үткәндә дә уңай нәтиҗәгә өметләнеп, күбрәк яхшылыкны күрә белүчеләр бар.  Өмет кешене яшәтә диюләре буш сүз түгел. Андый кешеләр оптимизмны калкан ясап тик алга таба омтылучан.

Иске Балтач авылында яшәүче Розалия Хәмәтнурова нәкъ шундый сыйфатларга ия шәхес. Бу аңа ана-атадан алган тәрбиядән килгәндер...

Сәйтәк авылында күп балалы гаиләдә өлкәне ул. Әтисе Хәмзә Хәмәтнур улы “Правда” колхозында ике дистә елга якын колхоз рәисе булып көч салган.  Бөек Ватан сугышы ветераны, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры эшендә алдынгы шәхес. Әнисе Чишмә районы Калмаш авылында туып-үскән Рәхимә Гандәлиф кызы китапханәче вазифасына юллама буенча Сәйтәк авылына эшкә килеп, биредә үз язмышын тапкан. Хуҗабикә балаларны тәрбияләү, йорт-бакча карау белән беррәттән җәмәгать тормышында кайный. Әнисе спектакльләрдә уйнаганда өлкән кызлары суфлёр булып артистларга  сәхнә артында сөйлисе сүзләрен искә төшереп тора, кечкенә кызчык рольләрен уйный. Өйдәге эшләрне башкарырга да беренче бала булыша. Яхшы укыган кыз мәктәпне тәмамлагач Бөре дәүләт педагогия институтының “Физика, математика” факультетына укырга керә. Әнисе чирләп киткәч ярдәм итү йөзеннән кыз  атна саен кайтырга тырыша. Иске Ямурза авылына кадәр юл уңае машинага утырып килә, ә аннан Сәйтәккә кадәр яңгыр, боз, кар явамы  җәяүләп ашыга. Караңгыга калганда багана араларын чутлап йөгерә-йөгерә кайта кыз. Барганда Бөре шәһәренә кадәр әтисе авыл студентларын утыртып колхоз йомышларын да йомышлау күзлегеннән берәр машинаны җибәрергә тырыша. Вакытлы авырлыкларны җиңәргә риза кыз, әмма әнисенең авыруын җиңеп булмый. Рәхимә Гандәлиф кызы якты дөньяны калдыра. 19 яшьлек студент читтән торып укырга күчәргә теләвен әйткәч әтисе катгый кары төшә. Апа кеше үз тормышын үзе көтәр, тик яшьли калган туганнарын кызгана. 12 яшьлек сеңелесе Илүзә аш-су әзерләп, икмәк пешереп, сыер савып бер ел гомер итә. Абыйсы, ике энесе дә тәрбиягә мохтаҗ, үсмер тартырлык йөк түгел. Әтиләре бер елдан дүрт балалы тол  хатынга өйләнә...

(Дәвамы бар).

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: