Иске Балтач авылыннан Мәгафия Мусина сайлауларга иртә йөрүне хуп күрә. Эшең булса аны озын-озакка сузмавың хәерле, дип саный ул. Балаларын, оныкларын да эшне соңга калдырмаска үгетли.
Иске Балтачның 1160нчы сайлау участогында үз фикерен иртәнге сәгатьтә белдерде. "Депутатлар республикабыз, районыбыз, авылыбыз тормышын яхшырту буенча тырышып эшләр. Киләчәк өметле булсын өчен тавыш бирдем",—дип ышанычын аклаячакларына ышануын белдерде ул.