Башкортстан Республикасы җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын һәм урындагы авыл биләмәләре Советлары депутатларын сайлау көнендә дә шулай алдынгы караштагы халык иртәнге сәгатьтән үз сүзен әйтте.
Үзәк район дәваханәсе баш врачы Салават Гыйльметдинов һәм Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Альбина Радиф кызы Иске Балтачның 1160нчы сайлау участогында тәүгеләр исәбендә тавышларын бирде.
Табигать тә бу көндә матур. Кояшлы көн, саф һава. Республикабыз, илебез киләчәге аяз булсын, дип сайлаучылар сүзенә кушылабыз.