Иске Балтач авылында ветераннар һәрчак үрнәк булып тора. Илдә булган мөһим кампанияләрдә катнашу укытучылар өчен гадәти һәм тиешле хәл. Бу юлы аларны сайлату өчен Иске Балтачның 1161нче сайлау участогы вәкилләре килделәр.
Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Мазһаров бу көнне кызыннан сорашып көтеп торган. Ветеран укытучы буларак, киләчәкне сайлау кешенең үзеннән тора, дип еш кабатлый ул. Рәйнә Гатуф кызы да активлыгы белән яшьләргә үрнәк. Бергәләшеп үз фикерләрен белдерде остазлар. Киләчәк якты һәм өметле булсын өчен һәр тавыш мөһим.