Башкортстан Республикасы җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын һәм урындагы авыл биләмәләре Советлары депутатларын сайлау көнендә дә Рәйсә Мостафа кызы 8 сәгать тулгач та Иске Балтачның 1161нче сайлау участогына килде.
— Гомер буе акушерка булып эшләдем. Вакыт бик зур һәм кадерле төшенчә икәнен беләм. Үзебездә һәм 8 ел Дүртөйледә эшләдем. Һәр кешенең сайлавы, тавышы мөһим. Сайлауларда һәрчак катнаша килдем. Киләчәгебезне үз тавышыбыз белән билгеләгәнебезне беләм.