Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2023, 15:26

Таныш булыгыз – Каролина!

Фотодагы кызыкай – ике яшь тә дүрт айлык Айсилә Ишбулатова. Абыйсы Арсен белән ярыша-ярыша әти-әнисенә ярдәм итәләр. 

Таныш булыгыз – Каролина!
Таныш булыгыз – Каролина!

Фотодагы кызыкай – ике яшь тә дүрт айлык Айсилә Ишбулатова. Ул Әбҗәлил районының Ишкол авылында яши. Бәләкәй генә булса да, бигрәк уңган кыз ул Айсилә. Абыйсы Арсен белән ярыша-ярыша әти-әнисенә ярдәм итәләр. Иң яраткан эшләренең берсе – шушы атны ашату.  Бу хакта “Йәншишмә” гәзите хәбәр итә.

Беренче көннән “Каролина” дигән кушамат алган атны үзебез ашатабыз. Балалар бик ихлас ярдәм итә. 11 яшьлек Арсен улыбыз, Каролинаны беркемгә дә бирмим, дип аның үскәнен көтеп йөри.

Каролинаны җиде тапкыр ашатабыз. Башта сыер сөтенә су, шикәр, йомырка кушып туклыклы сөт эчерә идек, хәзер бозаулар өчен махсус эшләнгән сөт бирәбез. Иң яраткан ашамлыгы – рафинадланган шикәр. Хәзер өйдән бер телем шикәрсез чыгып булмый – йөгереп килеп, сорана башлый, дип сөйли балаларның әнисе Айгөл апа.

Ишбулатовларның уннан артык атлары бар. Фотодан күренүенчә, Каролина анда бик бәхетле яшәп ята.

Арсен белән Айсилә ат ярышларын карарга ярата һәм шушы атнада Баймак районының Граф күле буенда үтәчәк “Башкорт аты” фестиваленә барачаклар.

Автор:
Читайте нас: