Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 август 2023, 13:45

Расул Гамзатовның тууының 100 еллыгына истәлекле тәңкә чыга

Русия Банкы 8 августта совет шагыйре Рәсүл Гамзатовка багышланган истәлекле тәңкә  чыгара.

Аның китаплары дөньяның төрле телләрендә миллионлап тираж белән чыга. Аның күп кенә шигырьләре җырларның нигезенә салынган. Аларның берсе "Торналар" Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатлар турында истәлек символына әверелә.«Шагыйрь Р.Г. Гамзатовның тууына 100 ел тулуга» тәңкәсе «Россиянең күренекле шәхесләре»сериясендә чыга. Тәңкәнең Номиналы 2 сум, "пруф" сыйфаты белән 15,55 г авырлыктагы 925 проба көмештән эшләнгән.Тәңкәнең диаметры 33 мм. Тиражы 5 мең данә.

 

Төрле милләт вәкилләре Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында ятып калуы, алар турында истәлекнең мәңгелек булуы турында җыр ничә буын күңелен яулаган инде. бу җыр үзе зур символ. Ватанпәрвәрлек рухына бер һәйкәл кебек. Танылган шагыйрь туган телендә иҗат итеп, киң танылган шәхесләрнең берсе.

Чыганак: Башинформ

 

Автор:
Читайте нас: