Халыкара балаларны яклау көне безнең илдә җәйнең беренче көнендә билгеләп үтелә. Ул-иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Аны үткәрү турында карар 1925 елда балалар иминлеге мәсьәләләренә багышланган Бөтендөнья конференциясендә кабул ителә.
Балалар ял итүне түземсезлек белән көтәләр. Балаларны яклау көне-күңелле бәйрәм оештыру өчен бик яхшы сәбәп. 1 июньдә Имән авыл клубында бу бәйрәмгә багышланган чара узды. Бала-чага төрле конкурсларда катнашты.