+22 °С
Болытлы
Чәчәк түтәлләре эшләнелә һәм төрле төстәге петуния чәчәкләре утыртыла. Бу мәктәп территориясен яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча чаралар планы тәмамланмый. Хезмәт коллективы, укучылар мәктәп территориясенең якты, матур һәм чәчәкләр белән хуш исле булуын, шуның белән балаларның һәм өлкәннәрнең күзләрен шатландыруын телиләр.
Мәктәптә зәвык белән эшләнелгән түтәлләрдә матурлык караңгы көзгә кадәр саклана.