Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2023, 16:48

Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Эш барышы белән гуманитар ярдәм җыю пунктының җитәкчесе, район Хакимиятенең физик культура, спорт, яшьләр сәясәте бүлегенең балалар һәм яшьләр эше буенча баш белгече Гүзәл Муллахмәтова таныштырды.

Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Бөек Ватан сугышы дәверендәге “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” дигән лозунг күпләргә таныш. Махсус хәрби операция башлангач, әлеге лозунг тагын да яңа төсмер алды, дисәк тә була.

Барлык халык бердәм булып махсус хәрби операция зонасында булган  хәрбиләргә булганча ярдәм итү ысулларын эзли башлады. Бу изге эштән Балтач районы да читтә калмады.  Ярдәм җыю буенча берничә нокта ачылды. Шулай ук аны озату да оештырылды. Әлеге вакытта яугирләргә кирәк-яраклар белән 7 гуманитар ярдәм озатылды. Тиздән, май ахырында, чираттагысы озатылачак.

Маскировка челтәре – махсус хәрби операция зонасында иң кирәкле әйберләрнең берсе. Бу эшне дә балтачлылар читләтеп үтми. Челтәрләр үрү районның балалар иҗаты үзәге бинасында эшләнә башлый. Игелекле эшнең инициаторлары – Гөлүсә һәм Радик Әмирҗановлар. Монда шулай ук “коры душ” та хәстәрлиләр. Алардан өйрәнеп, кирәк-яраклар алып, авылларда да үрә башлыйлар. Әлеге изге эштә һәркем катнаша ала. Моның өчен Совет урамы, 75нче йорт буенча урынлашкан балалар иҗаты үзәгенә барырга  була.

-Хаталарыбызны төзәтә-төзәтә, өйрәнә-өйрәнә тырышып эшлибез. Безнең фикеремне хуплап алып шушы зур эшкә үз өлешләрен керткән барлык кешеләргә дә рәхмәт әйтәсем килә. Хәлебездән килгән кадәр булса да ярдәм күрсәтә алсак, бик шатбыз, - дип билгеләде Гөлүсә Әмирҗанова.

Битараф булмаган район халкы яугирләр өчен гуманитар ярдәмнең менә инде 8нче партиясен җыя.

-Халык ярдәм җыю пунктына иң кирәкле әйберләрне китерә.Авыллар башта үзләрендә җыялар, ары таба безгә китереп тапшыралар. Алар тартмаларда бозылмый торган азык-төлек, дарулар һәм башка төрле беренче кирәк-яраклар җыялар. Чираттагы озатуга 100дән артык футболкалар, 500дән артык носкилар, 5 маскировка челтәре, 53 тартма бозылмый торган азык-төлек, 40лап банка рассольниклар, 100 килограмм бал әзер. Бу игелекле эштә катнашучы барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.Шулай бергә һәм бердәм булганда безне беркем дә җиңә алмас. Батырларыбызның туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз, - ди гуманитр ярдәм җыю пунктының җитәкчесе район Хакимиятенең физик культура, спорт, яшьләр сәясәте бүлегенең балалар һәм яшьләр эше буенча баш белгеч Гүзәл Муллахмәтова.

Гуманитар ярдәм җыю пункты Иске Балтач авылы, Совет урамы, 48 адресы буенча (цокольный этаж) урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 8(34753)2-10-47.  

Автор:
Читайте нас: