Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 Май 2023, 05:00

Хатынының хыянәте балага булган мәхәббәтне дә үтерә аламы?

Илдарның әнисе исә улының теңкәсенә тигән икән. ДНК-тест ясаттыр,  бала синеке түгел, имеш. Ике ел чамасы Илдарның бөтен нервысын кимереп бетерде. “Ярар, ясатам, чистый, яшәргә бирмисең!” – дип, баланың чәч бөртеген кирәкле җиргә алып киткән.  

Хатынының хыянәте балага булган мәхәббәтне дә үтерә аламы?
Хатынының хыянәте балага булган мәхәббәтне дә үтерә аламы?

Ул һәр заман, һәр урында беренче иде. Бу беренчелек белән Илдар үлеп горурланды. Бераз тәкәбберлеге дә сизелде. Үзен бездән өстен куйды шул беренчелеге белән! Без аңа Илдар Беренче кушаматы тактык.

Ул һәр заман, һәр урында беренче иде. Ике туганымның компаниясендәге Илдар беренче булып кесә телефонына ия булды. Аннары беренче булып, бер кыз белән йөри башлады. Дуслары авыз ачып торганда, Илдар инде кыз белән яши үк башлады. Аннары беренче булып армиягә дә китеп барды. Бу беренчелек белән Илдар үлеп горурланды. Бераз тәкәбберлеге дә сизелде. “Үзен бездән өстен куйды шул беренчелеге белән! Без аңа Илдар Беренче кушаматы тактык”, – дип сөйли ике туганым.

Дуслары кызлар белән танышып кына йөргәндә, Илдар инде армиядән кайтып төште – ә өйдә аны яңа туган сабые көтеп тора. (Әйе, теге хәл Илдар ялга кайткач булды.) Нишләтәсең, бәхетле пар туй гөрләтте. Дусларыннан алда. Илдар Беренче! 

Ике туганым сөйләвен дәвам итә. Йөргән кызым белән кунакка килдек Илдарга. Баласына бүләкләр дә алып килдек. Кемгә охшаган соң, дип сораган булабыз. Тагын ни хакта сөйләшәсең инде яшь ата-ана белән? Вакытында йоклыймы да, кемгә охшаган инде, башка нинди сорау? Илдар җирән, ак тәнле үзе. Баласы – кара чәчле… “Миңа охшамаган, әйе, хатын ягына тарткан. Алар бөтенесе кап-кара, Африкадан, диярсең”. Көлештек. Бала белән үчтеки уйнадык. 

Илдарның әнисе исә улының теңкәсенә тигән икән. ДНК-тест ясаттыр,  бала синеке түгел, имеш. Ике ел чамасы Илдарның бөтен нервысын кимереп бетерде. “Ярар, ясатам, чистый, яшәргә бирмисең!” – дип, баланың чәч бөртеген кирәкле җиргә алып киткән.

Нәтиҗәсен белде. Аныкы түгел баласы. “Мин кабат беренче, егетләр. Аерылышабыз”, – ни елмаерга, ни сүгенергә белмәде ул. Илдар башка республикага ук күченеп китте. 
Туганыннан үзенеке итеп яраткан сабый турында белешмәде дә. 
Тиздән Илдарның кабат өйләнүе турындагы хәбәр килеп иреште. Игезәкләре туган! Оптом туган балалар аныкы гына булды әлегә. Илдар Беренче…

Шушы көннәрдә Интернетта бер ролик карап күбенеп беттем. Анда бер ир-ат язылышу алдыннан булачак хатынының 7 яшьлек кызы алдында тезләнеп, аңа чәчәк бәйләме бирә, бармагына йөзек кидерә, үзенең кызы булуын сорый. Анда бөтен залның күзе яшьләнде. Бәләкәй кыз исә үги әтисен и кочаклады, и елады... Бәхет күз яшьләре иде ул. Барыбызга гыйбрәт. Әйе, монда бала ир-атныкы түгел икәнен барысы белә… Бер факт кына үзгәрешсез кала – бала гөнаһсыз. 

Тагын бер мисал. Ир белән хатын биш бала үстерәләр. Низаг вакытында хатын ике баласының аныкы түгеллеген ярып сала. Иргә шок була. Аерылышырга документлар тапшырганда, хатынның сөяркәсе бар икәнлеге ачыклана. Шушы балаларның аталары… Балаларның берсе дә әниләре артыннан китәргә теләми. Бу ир-ат та балаларын кочаклап: “Үземнекенә-читнекенә бүлә алмыйм кошчыкларымны! Барысын да яратам! Кешегә бирәмме соң?” – дип, күз яшьләренә буыла-буыла, шуны гына әйтә алды. 

Илдар Беренченең тарыган хәлен тыңлаганда чәчем үрә торды. Баласына “улым!” дип, Илдар ике ел эндәшкән. Ике ел бит!! Сөйгән, кулга алып чөйгән, тибрәткән… Ул Илдарны күреп кенә белсәм дә, җаным барыбер әрнеде…

Фаҗига бу… Үз балаң дип белгән сабыйны бер мизгел эчендә яратмый башлады микәнни? Йөрәгендә ни булган? Берни булмаган микән? Сызган да ташлаганмы?.. Хатынының хыянәте балага булган мәхәббәтне дә үтерә аламы? Хыянәт чыннан да шушындый көчкә ияме ул? Исемә төшкән саен ул сорауга җавап эзлим дә, таба алмыйм…

Ирләр шулай җиңел генә баладан баш тарталармы ул? Моңа карата фикерегез, мөнәсәбәтегез нинди?

Сөмбел Гаффарова.

Сөембикә.

Автор:
Читайте нас: