Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2023, 05:00

Балаларыбыз өчен дога

Ихлас күңелдән үз сүзләребез белән  кылсак та була доганы.

Балаларыбыз өчен дога
Балаларыбыз өчен дога

--БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-
Рахиииим
--Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил-гәәләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Йә, АЛЛАҺЫМ, Синең гүзәл исемнәрең белән Синнән сорыйбыз, Сиңа ялварабыз безнең балаларыбызны, Кыямәткәчә була торган нәселебезне Үзеңнең рәхмәтең белән төреп ал. Ике дөньяларын да хәерле кыл.

Йә, РАББЫМ, аларга хәерле сәламәтлек, озын гомер бир, балаларыбызны Үзеңә гыйбадәт кылучылардан һәм Үзеңнең кушканнарыңны тыңлаучылардан ит.

Йә, АЛЛАҺЫМ, аларның иманын ныгыт, көчсезләренә көч һәм авыруларына шифа бир, hидәят
юлларына күндер. РАББЫМ, аларның тәннәрен ныгыт, күрүләрен һәм ишетүләрен камил кыл, җитешсезлекләрен төзәт, иң яхшы кешеләр итеп тәрбиялә.

Догалы йорт

Автор:
Читайте нас: