Бүген, район мәдәният сараенда, “Харисов укулары – 2023” фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Әлеге чара Балтач җирендә беренче тапкыр Русиядә Укытучы һәм остаз елы, шулай ук Бөтендөнья башкортлары Корылтае тарафыннан игълан ителгән Фән һәм мәгърифәт елы кысаларында үтте.
“Харисов укулары – 2023” – филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшмәкәре, СССР язучылар союзы әгъзасы, якташыбыз – Әхнәф Харисовның тормышын, иҗади мирасын өйрәнүгә, яшь буынны башкорт халкының тарихына, мәдәниятенә һәм йолаларына, сәләтле укучыларны ачыклау, аларны гыйльми тикшеренү һәм иҗади эшкә җәлеп итүгә багышланды.
Конференциядә район мәктәпләренең 5-11нче сыйныф укучылары, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты. Ә чараның төп кунагы - хезмәт ветераны, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Әхнәф Харисовның кызы Зөлфирә Мамаева булды.
Шундый мөһим чараны оештыруда күп көч салган район мәгариф бүлеге, Иске Балтач 2нче урта мәктәбе, Балтач районы башкортлары Корылтае башкарма комитеты һәм “Танып” ыруы башкарма комитетына рәхмәт әйтәсе килә.
Сезнең игътибарыгызга чарадан кыска видеоязма тәкъдим итәбез.