Кичә, 9 апрель көнне, Чыпчык авылы зиратында зур өммә узды.
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип юкка гына халык әйтми бит. Зиратларны тәртиптә тоту – һәрберебезнең изге бурычы.
Кичә, 9нчы апрельдә, Чыпчык авылы зиратында зур өмә үтте. Бу изге эштә халык бердәм булып тал-чыбыкларны, агачларны кистеләр һәм тырмалар белән корыган үләннәрне җыйдылар.
Монда һәркемнең вафат булган туганнары, якын кешеләре бар. Бакыйлыкка күчкәннәрнең бу дөньядагы соңгы урыны – ул зират. Мондый чистарган һәм төзекләндергән зиратны күрү күңелләргә якты нур өсти, - ди чыпчыклылар.