Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2023, 15:20

Балаларның хатлары хәрбиләрнең күңелен җылыта

Махсус хәрби операция зонасында булган Александр Доставалов исемендәге Башкорт батальоны яугирләре видеомөрәҗәгать яздырганнар.

Балаларның хатлары хәрбиләрнең күңелен җылыта
Балаларның хатлары хәрбиләрнең күңелен җылыта

Махсус хәрби операция зонасында булган Александр Доставалов исемендәге Башкорт батальоны яугирләре Башкортстан балаларына видеомөрәҗәгать яздырганнар, анда аларга игелекле эшләре өчен рәхмәт сүзләрен юллыйлар.  Видео «Башкорт батальоны» телеграм-каналында бастырылган.

– Кадерле балаларыбыз, мәктәп укучылары! Безнең ярдәмгә багышланган, күңелгә үтеп керерлек хат юлларыгызны уку никадәр күңелле икәнен күз алдына да китерә алмыйсыз. Һичшиксез, бу хатлар монда булган һәркемнең җанын җылыта һәм  рухын ныгыта. Игътибарыгыз һәм мөһим сүзләрегез өчен рәхмәт.Сезнең хатларыгыз безгә талисман кебек, кемдер аларны үз күкрәгендә йөртә, – диде кадрда булган ир-атларның берсе.

– Бу хатлар авыр мизгелдә бик күп көч бирә, һәм без жиңү яулаячагыбызга ышанабыз һәм беләбез! – диде икенче хәрби.

Шулай ук видеомөрәҗәгатьтә катнашучы яугирләр ата-аналарга һәм педагогларга балаларны патриотизм рухында тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм үз теләкләрен балаларга җиткерделәр.

– Балаларыбызга бәхетле булып үсүләрен, сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын, ата-аналарны яратуларын, ватаныбыз белән горурлануларын телибез. Зур, бөек илебезне үзебез, ата-бабаларыбыз хакына данлагыз. Русиягә – дан! – диде ул.

Мәктәпләрдә «Солдатларга изгелек хатлары» акциясе үткәрелә:  укучылар  хәрбиләргә  теләкләр сүзләрен язалар.

Шулай ук укучылар хатлардан тыш рәсемнәр дә ясыйлар. Шуның аркасында, балалар өйдән ерак булган кеше өчен ярдәмнең никадәр мөһим булуын аңлыйлар.

Зөлфия ХӘСӘНОВА.

Автор:
Читайте нас: