Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 март 2023, 17:35

Дәрт итсәң зур максатларны да чынбарлык итәргә мөмкин

Илекәй авылыннан Эльмира Солтанова һәркем  язмышында үз сукмагын сайларга хаклы дип саный.  Гаиләдә бала саны арту белән җаваплылык та артырга тиеш дип саный Эльмира Хәмәтнур кызы. 

Илекәй авылыннан Эльмира Солтанова һәркем  язмышында үз сукмагын сайларга хаклы дип саный. Өч бертуганнар үскәндә һәркайсы киләчәген күзаллый. Эльмира туган районыннан чыгып китүен күз алдына да китерми. Авыллары район үзәгенә терәлеп диярлек тора. Монда тыныч тормыш, эшсөяр кешеләр аңлашып яшәвен кечкенә чактан күреп үскән.  Шуңа якын авылда тормыш иптәше белән төпләнәләр. Тик туган авылга җитми дигән фикергә киләләр. Гаиләгә илаһи моң өстәп биш бала дөньяга килә. Бала саны арту белән җаваплылык та артырга тиеш дип санаган Эльмира Хәмәтнур кызының һәм тормыш иптәшенең  юллары аерыла. Һәркайсы баласының тормышында катнашырга хаклы булуын килешеп уртак фикергә киләләр. Юллар төрле булса да җан сөйгән балалары өчен һәркайсы газиз ана һәм әти булып калуы билгеле.

Эльмира Хәмәтнур кызы кул кушырып утыра торганнардан түгел. Ул Сәйтәк дуңгызчылык фермасында, Борһанов Булат шәхси предприятиесендә  икмәк пешерү цехында эшли.

Тормыш үз кануннары белән бара. Чуртанлыкүл егете Әлфир Хәнипов белән никах укытып тормыш корып җибәрә  Эльмира Солтанова. Илекәйдә гомер итәләр. Гаиләдә алтынчы балалары дөньяга аваз сала.  Гаилә башлыгы Әлфир Муллаян улы вахта ысулы белән юл төзү эшендә мәшгуль. Әле Борай районында зур эш фронтына җәлеп ителгән чаклары. Нарасыйлары Азалия ике яшьтән өлкәнрәк, ул балалар бакчасына йөри.  Абый-апалары Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә белем алалар. Район үзәгенә  көн саен автобус балаларны йөртә. Юлия Солтанова 9нчы сыйныфта белем ала. Киләчәккә корган планнары тормышка ашсын. Алия— 6нчы сыйныф укучысы. Лилия 2нче сыйныфта укый. Радик быел беренче сыйныфта укып йөри. Без Илекәй авылына барганда һәммәсе дә өйгә кайткан чагына туры килдек. Кечкенә сеңелләрен кулдан кулга алып, сөйләндереп, аралашып, көлдереп мәш киләләр иде. Азалия шуңа да бик аралашучан, ачык бала булып үсеп килә. Гаиләдә өлкәннәре Радим Агыйдел шәһәрендә тепло-энергетик колледгазлаштыру юнәлешендә белгечлек ала.

Күп балалы гаиләдә уңган, тырыш булып үсә балалар. Йортта мал асрарга, кош-корт карарга бар шартлар булганлыктан тик торуны өнәмиләр. Башмак карап, сарыклар асрыйлар. Җәйге вакытта күп санда кош-корт карыйлар. Йорт иркен, анда яңа өй төзер нияттән нигез дә булдырылган. Өй төзү мәшәкатьләре көннәр җылыту белән башланыр. Армый-талмый аны сафка бастырырга исәпләре.  Дәрт итсәң зур максатларны да чынбарлык итәргә мөмкин.Эльмира һәм Әлфир уртак фикердә, уйлаган ниятләрен бергәләп чынбарлык итәргә әзерләр. Үткән елда Башкорттан Республикасы Башлыгы Р. Хәбиров указы белән Эльмира Солтанова “Ана даны” медаленә лаек булды.

Балаларын да тырыш, җаваплы, тәвәккәл булырга чакыра әти-әни. Ә өйдә хуҗабикә уңган булган чагында әлләнинди башлангычларны аткарырга сәләтле гаилә.

—Авыл мохитендә үскәнгәдер, ерак җирдә бәхет эзләп йөрисе юк, дип  уйлыйм. Кечкенә чакта каз бәбкәләрен карап үстергән чакларны беребез дә онытмый. Балалар да табигать кочагында үссәләр шәфкатьле  булып үсәләр,—дип уртаклашты Эльмира Хәмәтнур кызы.

Үзаллы, туган җанлы булып тәрбияләнгән бертуганнар ана кеше горурлыгы гына түгел, ә хезмәт җимеше дә.

Һәр гаиләдә бу кирәкле вазифаны олы йөрәкле аналар башкара.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: