Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март , 14:12

«Хатын-кыз - милләт анасы »VII бөтенрусия конкурсы җиңүчеләрен котладылар

Бүләкләнүчеләр арасында Тәтешле районы егете Фәнис Хөсәиновның әнисе Фәридә Хөсәинова да бар.

«Хатын-кыз - милләт анасы »VII бөтенрусия  конкурсы җиңүчеләрен котладылар
«Хатын-кыз - милләт анасы »VII бөтенрусия конкурсы җиңүчеләрен котладылар

Бу юлы инде традицион булган чара тулысынча патриотизм темасына багышланган иде. Финалны ачып, БР Башлыгының республикадан килгән хәрбиләр белән багланышлар мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов Радий Хәбировның сәламләвен укып ишеттерде.

Тәтешле районы егете Фәнис Хөсәиновның әнисе Фәридә Хөсәинова  һәм ике махсус хәрби операциядә катнашкан шәйморатовчы Фиданурның әнисе (башкару вакытында һәлак булган) һәм достоваловчы Салават Җиһаншиннарның әнисе Лидия Җиһаншина да бар. Алар  Рәбига Кудашева исемендәге медаль белән бүләкләнделәр.

Рабига Кушаева исемендәге Медаль - Башкортстан хатын-кызлары җәмгыятенең иң югары бүләге, 2017 елда ХХ гасыр башындагы Башкорт хатын-кызлар хәрәкәте активисты хөрмәтенә гамәлгә куелды.

 Ун номинация буенча җиңүчеләр, берничә лауреатлар хөрмәтләнде. Мәдәният, медицина, оста куллы ханымнар, әйдәүчеләр һәм башка өлкәләрдә булдыклы, актив тормыш позицияле хатын-кызларга хөрмәт күрсәтелде бу көнне. Чәчәк гөлләмәләре, Почет грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды чарада.

Чара барышында Башкортстан Республикасы Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Гөлнур Кульсарина Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина һәм «Надежда России» Бөтенроссия хатын-кызлар берлегенең башкорт региональ бүлеге рәисе Лия Хафизова белән килешүләр имзалады.
 Нәфис хатын-кызга мәдхия булып яңгырасын бу чара.
 
 
Фото Валерий Шахов.
 

 

«Хатын-кыз - милләт анасы »VII бөтенрусия  конкурсы җиңүчеләрен котладылар
«Хатын-кыз - милләт анасы »VII бөтенрусия  конкурсы җиңүчеләрен котладылар
«Хатын-кыз - милләт анасы »VII бөтенрусия  конкурсы җиңүчеләрен котладылар
«Хатын-кыз - милләт анасы »VII бөтенрусия конкурсы җиңүчеләрен котладылар
Автор:
Читайте нас в