Күп очракта мондый “бомба”ларда лимон кислотасы, чәй содасы була, нәкъ шул компонентлар суда “шартлау” кебек күбекләр барлыкка китерә, диңгез тозы кушарга мөмкиннәр. Боларның берсе дә зыянлы түгел. Әмма кайчак буяулар, синтетик хуш исләндергечләр дә өстиләр. Алар тирене киптерә, аллергия китереп чыгара ала. Тагын бер куркынычы — хатын-кызның аналык юлының микрофлорасын бозу ихтималы. Шуңа табигый составлы “бомба” гына алыгыз һәм аны да сирәгрәк кулланырга кирәк. Ул даими файдалану өчен түгел.
Чыганак ВКда төркем