Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2023, 11:26

“Мине саклап йөртүче фәрештәм”

Шәйморатов исемендәге батальон яугире үзе белән алгы сызыкта бер укучының хатын йөрткән.

“Мине саклап йөртүче фәрештәм”
“Мине саклап йөртүче фәрештәм”

Шәйморатов исемендәге батальон яугире үзе белән алгы сызыкта бер укучының хатын йөрткән. Бу хакта "Башинформ" сайты хәбәр итә. 

Республика халкы тарафыннан җибәрелгән гуманитар ярдәм белән укучылар язган хатлар да була. Шул хатларның берсе “Шах” позывнойлы яугиргә барып җитә. Анда мондый юллар була:

“Барлык рус халкы өчен авыр чор җитте. Әмма сез безнең өчен кыюлык һәм горурлык эталоны. Сезнең ярдәмегез белән без тыныч укыйбыз, аралашабыз, саф һавада йөрибез һәм тыныч күк йөзе белән сокланабыз. Яугирләр безнең яклауны тойсын өчен Русия армиясенә ярдәм итәргә тырышабыз, посылкалар җибәрәбез һәм хатлар язабыз. Яңа елга кире исән-имин кайтырсыз, дип өметләнәбез. Бу илебез өчен иң яхшы бүләк булыр”.

Бу хатны Уфа районының 9нчы сыйныф укучысы Элина Канәфиева язган. Хат “Шах”ка эләгә. Яугир туган ягына кайтканга кадәр бу хатны үзе белән йөрткән. Ә кызның сүзләре һәрчак аның аңында набат сыман яңгыраган: “Исән-имин кайтыгыз, без сезне көтәбез”.

“Бу хатны мин кесәмдә йөрттем. Аны еш кына укыдым. Ул мине саклай кебек тоелды. Минем яугирләрем Аллаһыга ышана, кичләрен ашаганда без авырлыклар, яралар турында түгел, ә үзебезнең йорт, туган як, гаиләләребез турында сөйләштек.  Миндә – Элинаның хаты. Башкортстанга кайткач, Элинаны табып, аңа рәхмәт эйтермен, дидем. Сүземдә тордым – бүген Элина белән очраштым”, - дигән “Шах”.

“Мине саклап йөртүче фәрештәм”
“Мине саклап йөртүче фәрештәм”
Автор:
Читайте нас: