Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2023, 11:57

Ирина Шайбәкова — һәр өйдә көтеп алынган кунак

Мата авылында хат ташучы булып эшләүче тәҗрибәле Ирина Шайбәкова алдына куелган бурычларын һәрвакыт намуслы эшли.

Ирина Шайбәкова — һәр өйдә көтеп алынган кунак
Ирина Шайбәкова — һәр өйдә көтеп алынган кунак

Әлеге заманада Интернет һәм электрон почталар бик актив үсештә булуга карамастан, почта элемтәсе үзенең әһәмиятен бер дә югалтмый. Халык шулай ук хатлар яза, посылкалар җибәрә һәм гәзит-журналларга языла.

Почта эше белән “эченнән” танышырга дип Штәнде почта бүлекчәсенә юлландым. Почта ишеген ачып керүгә анда эш кайный иде. Шулай булырда инде. Бу көнне бит гәзит-журналлар килгән көн. Биредә килгән барлык гәзитләрне кабул итәләр, авылларга бүләләр һәм әбүнәчеләргә тараталар. Алар гына да түгел бит. Штәнде, Мата, Әрдәгеш авылларында яшәүчеләр төрле посылкалар, бандерольләр алалар, утка, суга, газга түләү квитанцияләрен дә таратырга кирәк.

Моннан тыш, почта бүлеге азык-төлекләр һәм сәнәгать продуктларының киң ассортиментын да тәкъдим итә.

Соңгы вакытта почта тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр шактый киңәйде, яңа төрләр барлыкка килде,—ди Штәнде почта бүлекчәсе начальнигы Ирина Вәлинурова.— Өлкән яшьтәге ялгыз гомер кичерүчеләр квитанцияләрен хат ташучы аша биреп җибәреп, түләтәләр. Почта ул тормышның һәр нечкәлеген исәпкә алып, инде бер җайга салынган эшчәнлек булса да, хәзерге замана таләпләренә туры килер өчен гел яңарып тора. Әйтик, бүгенге почта кечкенә генә супермаркетны хәтерләтә дисәк тә була. Анда күпчелек көнкүреш кирәк-яракны да алырга мөмкин. Әле кайчан гына мондый хәлне күз алдына да китереп булмый иде бит.Почта бүлекчәсендә  хәзер Почта Банк та эшли.

Кечкенә булса да тату коллективта барысы да бер-берсен хуплыйлар, кирәк булса, ярдәмгә килергә һәрчак әзерләр. Шундый бердәм коллективның намуслы эше, язылу, сату һәм башка күрсәткечләр буенча планнары тулысынча үтәлеп бара.

Почта элемтәсе бүлеге эшендә төп эшче булып, элеккечә, хат ташучы тора. Иңнәренә җаваплы йөк аскан, гел хәрәкәттә булган почта хезмәткәрләре зур эш алып баралар. Аларны матбугат белән укучылары арасындагы тоташтыручы серле җеп белән чагыштырсак та, бердә ялгыш булмас.

Штәнде почта бүлекчәсендә өч хат ташучы – Гөлчәчәк Тазиева, Динара Әбзәлетдинова һәм Ирина Шайбәкова.  Җилкәләренә аскан авыр сумкаларында ниләр генә юк бит аларның... Гәзит-журналлар, хатлар, посылкалар, утка-суга, газга, торак өчен түләргә тиешле квитанцияләр...

Мата авылында хат ташучы булып эшләүче тәҗрибәле Ирина Шайбәкова алдына куелган бурычларын һәрвакыт намуслы эшли.

Төгәллеге, үз эшен намус белән башкарганы өчен Ирина Закирҗан кызын хезмәттәшләре дә, әбүнәчеләр дә бик тә хөрмәт итә. Һава торышы шартларының нинди булуына карамастан, ул гел юлда. Авыл халкына гәзит-журналлар, хатлар гына түгел, күтәренке кәеф, йөрәк җылысы да тарата. Шуңа күрә аны һәр йортта диярлек көтеп  алалар.

Тырыш хезмәте белән авылдашларының  ихтирамын яулаган Ирина Шайбәкова Аскын районы Кыйгазы авылында туып үсә. 1993нче елда Мата егете Фоат Фәметдин улына кияүгә чыгып, матур гаилә корып җибәрә яшь парлар. Бәхетле гаиләне тагын да куандырып бер-бер артлы балалары дөньяга килә. Алар җитеш, мул тормышта, пар канатлар астында үсә.

Олы малайлары Булат үз гаиләсен корып, Иске Балтачта яши. Урта малайлары Илназ Нефтекама шәһәрендәге көллияттә, ә кече кызлары Алиса Штәнде гомум белем бирү мәктәбендә белем алалар. Татулыкта көткән дөньялары сокланырлык аларның. Күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Ә бакчаларында нәрсәләр генә үсми аларның.

Мәкаләмнең төп герое бик актив кеше, ул социаль  хезмәткәр булып эшләргә дә вакыт таба. Пенсионерларны азык-төлек белән тәэмин итә, өй эшләрендә булыша. Шәфкатьлелек, миhербанлылык, хезмәтчәнлек, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга кайгыртучан булу кебек күркәм сыйфатларга ия ул.

—Почта тарату өчен әйтелгән көннәрне генә эшләргә тиеш булсак та, матбугат басмаларына  язылу вакытларында күбрәк йөрим. Күп еллар эшләгәч, кемнең нинди вакытта язылуларын да белеп торам. Аллаһыга шөкер, тугры язылучылар бихисап, башта эшне алардан башлыйм. “Балтач таңнары”, “Йәнтөйәк”, “Диләфрүз”, “Акбузат”, “Әллүки”, “Өмет”, “Кызыл таң”, “Себерке” һәм “Язмыш кочагы” кебек гәзит-журналларга теләп язылалар. Аларга рәхмәтем чиксез. Менә әле күптән түгел генә, Мата авылыннан Гөлсинә Вахиева 8 гәзит-журналларга язылды, — ди Ирина Закирҗан кызы тыйнак кына елмаеп.

Сер түгел, авыл халкының күп өлешен өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Алар өчен Ирина Шайбәкова – зурдөньяга якты тәрәзә кебек. Күпләргә аралашу җитми, шуңа күрә алар аның  белән "тормыш хакында" сөйләшергә яраталар.

—Олылар гел кунакка чакырып торалар, чәй белән сыйлыйлар. Һәрберсе белән рәхәтләнеп сөйләшәм, игътибар бирәм,—дип дәвам итә героебыз. – Кайберәүләр миңа әйберләр алып кайтуны сорыйлар, үзләренә кибеткә бару авыр инде, менә мин шулай аларга ярдәм итәргә тырышам.

—Хат ташучыбызны мөлаем, ачык йөзле, һәрчак ярдәмчел булганы өчен яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Кулыннан килмәгән эше юк аның, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, һәрвакыт ярдәм кулы суза. Җаваплы хезмәтендә тик уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез,—ди авыл халкы. Озак еллар дәвамында башкарылган хезмәтең халык арасында шулай югары бәяләнгәч, ары таба да хезмәтеңә барлык күңел җылысын биреп башкарырга этәргеч уяна. Авылдашлар тарафыннан әйтелгән рәхмәт сүзләреннән җанга сихәт, яшәргә яңа көч өстәлә.  Шулай булсын да. Изге һәм тырыш хезмәте белән Ирина Закирҗан кызы моңа лаек.

Автор:
Читайте нас: