+11 °С
Болытлы
Югары сыйныф укучылары пешекчеләр белән коймак, өчпочмак һәм вак бәлеш кебек милли ризыклар пешерү серләрен үзләштерделәр.
Әлеге акциянең максаты булып балаларны халкыбызның милли аш-сулары белән таныштыру, милли ризыкларыбызны әзерләргә өйрәтү һәм укучыларны киләчәк тормышка әзерләү тора.
Укучылар өйгә кайткач, монда алган күнекмәләрне файдаланып, якыннарын тәмле ризыклар белән сөендерерләр, дип ышаначта калабыз.