Богдан авыл биләмәсе МХО зонасында булган батырларыбызның гаиләләренә тиешле игътибар бирә.
“Шәйморатов исемендәге башкорт батальонында хезмәт иткән ирекмәннең туганнары үтенече буенча, Иске Тимкә авылындагы Фрунзе урамында заманча диодлы яктырткыч урнаштырылган. Бу эшне Иске Балтач “Сельэнерго” җәмгыяте хезмәткәрләре башкара”, - дип хәбәр итә Богдан авыл биләмәсе төркеме.