Башкортстандагы һава торышы 2023нче елның февралендә, синоптиклар фаразлары буенча, узган еллардагы уртача статистик күрсәткечләрдән кардиналь рәвештә аерылмаячак. Бу хакта "Башинформ" сайты хәбәр итә.
Февральдә көндез уртача температура -6, төнлә -12 градус дәрәҗәсендә көтелә. Шул ук вакытта өченче кышкы айның максималь температурасы 0 чамасы булачак, ә минималь -26 градус.
Һава торышы күбесенчә болытлы булачак, явым-төшем булырга мөмкин 20 көн көтелә.