Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2023, 13:06

Яңача Хатико: тугры мәче хуҗабикәсен көтә

 Ул Уфадагы Сазонов урамындагы янгында һәлак булган хуҗабикәсен көтә.

Яңача Хатико: тугры мәче хуҗабикәсен көтә
Яңача Хатико: тугры мәче хуҗабикәсен көтә

Социаль челтәрләрдә Уфадагы бер мәчене Хатико тип атыйлар. Ул Сазонов урамындагы янгында һәлак булган хуҗабикәсен көтә икән.

“Башинформ” агентлыгына күршесе Айгөл Мәүләтова сөйләвенчә, мәче янгын вакытында тәрәзәдән сикереп котылып калган.

“Минем күз алдымда мәче өченче каттан сикерде. Кызганычка каршы, хуҗабикәсе янгын эчендә калды. Теге хатынның ире һәм баласы исән калалар һәм, мөгаен, аларда песи кайгысы юктыр. Яшәргә урынсыз калдылар бит”, - ди ул.

Айгөл фидакарь мәчегә яңа хуҗалар таба алырлар, дип өметләнә.

Элегрәк “Башинформ” сайты  хәбәр итүенчә, Сазонов урамындагы өч катлы агач йорт 9нчы гыйнварга каршы төнлә янды.

 

Автор:
Читайте нас: