Бу төнне Курач авылында гыйбадәтханә янында җиһазландырылган купельгә чумырга теләүчеләр өчен куркынычсызлык максатларында полиция, медиклар, коткаручылар кизү торачаклар. Гыйбадәтханә янындагы территорияне әзерләү һәм бәйрәм өчен купельләр әзерләү мәсьәләләре буенча район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район Хакимияте башлыгы урынбасары Инзилә Гасыймҗанова һәм Көндәшле авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Флүр Акберов белән фикер алышып, бар уңайлыклар булдырылуын тикшерделәр.
Дин тотучылар өчен хәвефсезлек тәэмин итү көн тәртибендә. Бар хәстәрлек тә күрелгәненә инану вакытлы һәм урынлы.
Бу турыда җитәкче социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә мәгълүмат бар.