Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2023, 08:33

Фәнис син үлмәдең...

Батыр якташыбыз Фәнискә багышлап Татарстаннан Ләйлә Карамова шигырь иҗат иткән.

Фәнис син үлмәдең...
Фәнис син үлмәдең...

Фәнис син үлмәдең,безнен өчен
Күк йөзеннән генә карыйсың.
Туганнарым юксынмагыз диеп
Барчабызны,безнен барлыйсын!

Синең батырлыгың онытылмас
Кәбереңә,гөлләр чәчербез.
Их, батыр егете Тәтешленең
Тыныч йокла,зинһар диярбез!

Дошман танкын, урлап качтың Фәнис
Ис китәрлек, олы батырлык.
Хөрмәт итеп өең яннарына
Сүрәтеңнән һәйкәл куярлык!

Авыл егетенең батырлыгы
Соклану тудыра һәркемдә
Иптәшләрен коткарып, үзе мәрхүм
Баш иябез,шунын өчен дә!

Бер кемең булмасам да, йөрәк әрни
Якыннарга,бирсен сабырлык
Яшь буынга ,синдәй батырлардан
Горурланып,искә алырлык!

Авыр туфракларың,җиңел булсын
Әниеңә бирсен түземлек
Их, нинди егетне югалттык бит
Үзәккәйләреңне өзәрлек!

Ләйлә Карамова иҗаты ,Татарстан, Азнакай шәһәре!

Фото интернет челтәрләреннән. 

Автор:
Читайте нас: