Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2022, 13:52

Халык мәнфәгатен кайгыртып

Башкортстан Республикасы профсоюз хезмәткәрләре көне алдыннан әлеге эшнең барышы турында кызыксынып, Иске Балтач үзәк район дәваханәсенә юл тоттык.

Халык мәнфәгатен кайгыртып
Халык мәнфәгатен кайгыртып

Профсоюзлар hәрвакыт социаль-икътисади вакыйгаларның үзәгендә. Дәүләт хакимияте дә, гади гражданнар да аларның хезмәтенең әhәмиятен таный. Шуңа да Башкортстан Русия Федерациясе төбәкләре арасында беренчеләрдән булып, 12 нче ноябрьне—Профсоюз хезмәткәрләре көне итеп законлы нигездә булдырды.

Профсоюзның асылы нәрсәдә, ни өчен анда тору бик мөhим? Болар барысы да бер генә тапкыр булса да, профсоюз оешмасы булган учреждениегә эшкә кергән hәркемнең башында сораулар тудыра.

Башкортстан Республикасы профсоюз хезмәткәрләре көне алдыннан әлеге эшнең барышы турында кызыксынып, Иске Балтач үзәк район дәваханәсенә юл тоттык.

 Күпләр профсоюзның фукнцияләре—матди ярдәм түләү, күңел ачу чаралары үткәру, экскурсияләр оештырулар дип саный. Әлбәттә, бу алай гына түгел.  Хезмәткәрләрне hөнәри берләштерү—аларның хокукларын яклауның реаль коралы.  Барлык хезмәткәрләр дә үз проблемаларын мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмыйлар, конфликтлы вакытларда үз мәнфәгатьләрен яклый алмыйлар. Шул вакытта профсоюз ярдәмгә килә дә инде.

Үзәк район дәваханәсе профсоюзы оешмасы рәисе булып 2004нче елга кадәр, 20 ел буе, Ләлә  Гәрәева эшли.  Ә инде 2004нче елдан эстафетаны Алия Фәмиева дәвам итә.  Алия Әхнәф кызы билгеләп үтүенчә, оешмада 272 кеше исәпләнә. Бу инде 100 процент. Ә нәрсә соң ул профсоюз дигән сорауга:

—Профсоюз—иҗтимагый оешма. Кешеләр бирегә үз бәла-казалары белән ярдәм сорап киләләр, шатлыклары белән уртаклашалар… Авыр вакытларда җылы сүзләрдән hәм ярдәм кулыннан нәрсә мөhимрәк булырга мөмкин? Ә бу матди ярдәмне генә түгел, юридик, эш процессындагы төрле проблемаларда, сәламәтләндерүдә ярдәмне дә күз уңында тота,—дип аңлатты Алия Әхнәф кызы.

Үзәк район дәваханәсе  профсоюзы—кешеләрнең социаль-хезмәт хокукларын hәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатларында барлыкка килгән гомуми hөнәри мәнфәгатьләргә бәйле ирекле иҗтимагый берләшмә.

Алия Әхнәф кызы җитәкчелегендәге профсоюз комитеты үзенең бөтен эшен социаль партнерлык hәм дәваханә җитәкчелеге белән хезмәттәшлек принципларында төзи, барлык мәсьәләләрне дә хезмәткәрләр мәнфәгатьләрендә конструктив диалог юлы белән хәл итә.

Яхшы ял кәеф күтәрелүгә hәм сәламәт булуга этәргеч бирүе билгеле, шуңа күрә район үзәк дәваханәсе профсоюз эшчәнлегендә төрле мәдәни-массакүләм эш мөhим юнәлеш булып тора. Хезмәткәрләрне hөнәри hәм календарь бәйрәмнәре белән  котлау, юбилярларны тәбрикләү, истәлекле бүләкләр тапшыру, бәйрәм кичәләрен оештыру—болар барысы да профсоюз җилкәсендә. Әгәр дә хезмәткәрнең гаиләсендә нинди дә булса кайгы була икән, монда да профсоюз үз көче белән ярдәм итәргә тырыша, үз кайгысы белән ялгыз калдырмый.

Шулай ук, профсоюз тарафыннан спорт-сәламәтләндерү эшләре дә алып барыла. Болар— чаңгы, футбол, волейбол hәм велогонка кебек  ярышлар.

Профсоюз оешмасы рәисе билгеләвенчә, ковид авыруы вакытында 10 әгъза республикабызның ял йортларында сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар. Шундый ташламалы бәядән санаторийләргә  бару кебек традицион чаралар актив эшләп тора.

Шулай итеп, профсоюз эше ярдәмендә коллективта сәламәт, җанлы атмосфера саклана, коллектив бердәм hәм тату була, монда үзара аңлашу, ярдәмләшү hәм җылы дустанә мөнәсәбәтләр хөкем сөрә дисәк тә ялгыш булмас.

—Шушы hөнәри бәйрәм уңаеннан профсоюз хезмәткәрләрен чын күңелдән котлыйм. Алар—үз коллективлары өчен янып торган, хезмәттәшләрен авыр минутларда хуплый hәм яклый, hөнәри үсештә ярдәм күрсәтә торган кешеләр. Көн саен сез хезмәттәшләрегезнең мәнфәгатьләрен яклыйсыз.  Барысына да корычтай тазалык, гаилә бәхете hәм иминлек телим,—ди Алия Әхнәф кызы.

Автор:
Читайте нас: