Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь , 15:56

Дошман дроныннан ташланган ике гранатаны кире алып ташлаган

МХО зонасында яугир данлы якташыбыз Гәни Галимовның Хәсән күлендәге батырлыгын кабатлаган.

Дошман дроныннан ташланган ике гранатаны кире алып ташлаган
Дошман дроныннан ташланган ике гранатаны кире алып ташлаган

Социаль челтәрләрдә таралган видеоязмада күренүенчә, махсус хәрби операция зонасында Русия солдаты югалып калмаган, ә дошман дроныннан ташланган ике гранатаны кире алып ташлаган.

“Томан” кушаматлы хәрби билгеләвенчә, бу хәл март аенда Харьков өлкәсенең Малая Рогань авылы янында булган. Видеоязмада – Русия Хәрби көчләренең 138нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасы яугиры.

“Яугир исән-сау, барысы да яхшы”, - дип язган “Томан”.

Исегезгә төшерәбез, 2020нче елда Туймазы районы Япрык авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник Гәни Гәлимов истәлегенә тактаташ ачылган иде. Якташыбыз Бөек Ватан сугышының 130нчы Латыш укчылар корпусы штабының оператив бүлеге начальнигы вазифасында тәмамлаган.

Әмма Гәни Гәлимов 1938нче елда Хәсән күле буенда күрсәткән батырлыгы белән билгеле. Ул чакта лейтенант Гәни Гәлимов яуда японнарны юк иткән, үзенә очкан гранаталарны дошман ягына кирегә бәргеләгән.

Шушы батырлыгы өчен ул Кызыл Байрак орденына лаек булган.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас в