Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь , 12:11

Балалар бакчасында коточкыч хәл

Шундый тәрбиячеләргә балаңны ышанып тапшыр инде.

Балалар бакчасында коточкыч хәл
Балалар бакчасында коточкыч хәл

Интернет челтәрләрендә Стәрлетамак шәһәрендәге 1нче балалар бакчасында булган коточкыч хәл сүрәтләнгән видеоязма йөри. Видеоязмада яшь тәрбияче йокы вакытында бер бала янына килә дә кимендә аңа дүрт тапкыр суга һәм юрганын ябып куя.

Бу видеоязманы прокуратура хезмәткәрләре тикшерә башлаганнар.

“Стәрлетамак прокуратурасы тикшерү эшен башлады. Билгеле мәгълүматлар буенча, тәрбияче кечкенәләр төркемендәге 4 яшьлек кызга берничә кабат суга. Прокуратура әлеге вакыйга сәбәпләрен ачыклый”, - дип хәбәр итәләр күзәтү ведомствосында.

 

Чыганак: Башинформ.

Видеоязма: "Башкортостан" гәзите төркеме.

Автор:
Читайте нас в