Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь , 10:16

Аз керемле гаиләләр өчен сөенечле хәбәр

Русия Хөкүмәте аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие кертергә тәкъдим итте.

Аз керемле гаиләләр өчен сөенечле хәбәр
Аз керемле гаиләләр өчен сөенечле хәбәр

Русия Хөкүмәте аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие кертергә тәкъдим итте. Бу хакта кабминның телеграм-каналында хәбәр ителә.

“2023 елның 1нче гыйнварыннан аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие кертергә тәкъдим ителә. Ул гамәлдәге социаль яклау чараларын, шул исәптән бала тууга яки аны уллыкка (кызлыкка) алу һәм өч яшькә җиткәнче пособиеларны, шулай ук 3-7 һәм 8-17 яшьлек балаларга түләүләрне берләштерә", -  диелә белдерүдә.

Моннан тыш, бу пособие йөкле мохтаҗ хатын-кызларга да биреләчәк.

Универсаль пособиене юллау  өчен бер генә гариза тапшырырга кирәк булачак. Аны дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша да, күп функцияле үзәккә яки социаль иминият фондына шәхсән барып та тутырырга мөмкин.

 

Чыганак һәм фото: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас в