Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 сентябрь 2022, 21:34

Мобилизацияләнүчеләрнең эше белән нәрсә булачак?

Әгәр дә повестка килә икән, аны эш бирүчегә күрсәтергә тиешсез, һәм ул, хезмәт хакы, кулланылмаган отпуск өчен акча һәм пособие түләп, шулай ук сезнең эш урынын саклап, сезне җибәрергә тиеш.

Әгәр дә повестка килә икән, аны эш бирүчегә күрсәтергә тиешсез, һәм ул, хезмәт хакы, кулланылмаган отпуск өчен акча һәм пособие түләп, шулай ук сезнең эш урынын саклап, сезне җибәрергә тиеш. Мөгаен, сезнең урынга башка хезмәткәрне алырлар, һәм сез кайткач, аның белән хезмәт килешүе таркатылачак. «Бердәм Русия» партиясе тарафыннан Хезмәт кодексына тиешле төзәтмәләр әзерләнгән һәм якындагы көннәрдә алар кабул ителәчәк тә инде. Асылда, шул ук схема буенча хатын-кызлар декретка китә.

Армиягә планлы чакырудан аермалы буларак, барлык мобилизацияләнүчеләр дә, контрактниклар белән беррәттән, хезмәт хакы (армиядә ул «акчалата довольствие» дип атала) алачак. Аның күләме званиегә, һөнәргә, башкарылган эшләргә һәм башка параметрларга бәйле.

Чынлыкта, мобилизацияләнүчеләрнең барысы да яңа эшкә—армиягә урнаша. Барлык хокуклар, бурычлар, ташламалар һәм түләүләр белән контрактникка әйләнәләр.

Әгәр сезнең ипотекагыз яки кредитыгыз бар икән, сез аны яңа хезмәт хакыгыздан түли, яки «кредит каникуллары» ала аласыз — Русиянең Үзәк банкы шундый тәкъдим белән чыкты, ә тиздән бу норма закон рәвешен алачак. Шулай ук Дәүләт думасына мобилизацияләнүчеләрнең хезмәт хокукларын яклау буенча башка закон проектлары да кертелде.

Автор:
Читайте нас: