Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2022, 11:02

Башындагы “сәер тавыш” кушуы буенча танышын үтергән

Әлеге ир элек тә кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган.

Башындагы “сәер тавыш” кушуы буенча танышын үтергән
Башындагы “сәер тавыш” кушуы буенча танышын үтергән

Уфада полицейскийлар бер ай элек югалган 48 яшьлек хатынны үтергән кешене тоткарлаганнар. Хатынның гәүдәсе 15 сентябрь көнне бакча ширкәтләренең берсендә табылган иде.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 22 август көнне  югалган хатын 38 яшьлек танышы белән бергә спиртлы эчемлек эчкән булган. Бергә утыру  барышында конфликт килеп чыга. Ары таба ир, пычак эләктереп, хатынның күкрәгенә чәнечкән. Нәтиҗәдә, алган җәрәхәтеннән хатын  шунда ук үлгән.

Гәепләнүче  гаебен  таныган һәм  үтерергә башымдагы “сәер тавыш” кушты, дип белдергән.  Әлеге ир  элек тә кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган.

Тикшерү вакытында ул сак астында калачак. Психологик-психиатрия экспертизасы билгеләнгән.

 

Чыганак һәм фото: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: