Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь 2022, 21:59

Геройлар - арабызда!

Участковый 8 яшьлек баланы янгыннан коткарган.

Геройлар - арабызда!
Геройлар - арабызда!

Русия Эчке эшләр министрлыгының Сибай буенча участок полиция лейтенанты Азамат Коланбаев торак йортның бишенче катында фатирның януын күреп ала.

Баскычтан күтәрелгәч, ул төтенле бүлмәгә барып керә. Бүлмәнең ишеге ачык була. Фатирда ул балкон януын күрә. Анда 8 яшьлек малай да була, ул ярдәм сорый. Ары таба билгеле булуынча, малай телефон аша әнисенә янгын турында хәбәр иткән. Әнисе эштә була һәм ул ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырата.  

“Азамат ут башка бүлмәләргә таралмасын өчен форточканы һәм тәрәзәне япкан”, - дип хәбәр ителә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Ары таба участковый баланы һәм күршеләрне эвакуацияли.  

Билгеле мәгълүматлар буенча, янгын баланың шуклыгы аркасында килеп чыккан.

“Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлаган соң Азамат Коланбаев  участковый вазыйфасында ике атна гына эшли”, - дип билгелиләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: