Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь 2022, 13:01

“Эшем белән бәхетле мин...”

“Тырышкан—табар, ташка кадак кагар” дип юкка гына әйтми бит халык. Үз эшен тырышып, җиренә җиткереп hәм намус белән башкарган очракта хезмәте дә югары бәягә ия була. Әлеге язмада тырыш хезмәте белән олы ихтирамга лаек булган  үз hөнәренең остасы – Иралия Зыятдинова турында сүз бара.

“Эшем белән бәхетле мин...”
“Эшем белән бәхетле мин...”

Барлык hөнәр мөhим дә, кирәкле дә. Аларның кайсын гына сайласаң да, үз эшеңне яратып, бар күңелеңне биреп башкарган очракта гына ул нәтиҗәсе белән сөендерер. “Тырышкан—табар, ташка кадак кагар” дип юкка гына әйтми бит халык. Үз эшен тырышып, җиренә җиткереп hәм намус белән башкарган очракта хезмәте дә югары бәягә ия була. Әлеге язмада тырыш хезмәте белән олы ихтирамга лаек булган  үз hөнәренең остасы – Иралия Зыятдинова турында сүз бара.

Парикмахерчыларның  hөнәри бәйрәме алдыннан без әлеге hөнәр остасы  Иралия Зыятдиновага юлландык.

“Көнкүреш йорты” бинасының икенче катындагы парикмахер салонының ишеген ачып керүгә үк, Иралия Хәмитҗан кызы безне мөлаем hәм көләч йөз белән каршы алды.

Шундый ачык күңел белән каршы алсалар, ирексездән үзең дә елмаясың инде.  Шул чакта күңелләргә дә рәхәт булып китә бит... Үз эшенең остасы hәркемне җылы каршы алуы hәркемгә игътибарлы булуын раслый.

Ике дистә елга якын элек парикмахер hөнәрен үзләштергән, ә инде бүгенге көндә эшенең остасы булуын раслаган Иралия Зыятдинованы районда күпләр белә, осталыгы белән бихисап клиентлар булдырган ул.

Язманың төп героеның эш урынына баргач, нинди йомыш белән килүемне аңлата башладым. Ул бераз оялып, уңайсызланып китте. Шул вакытта, күпмедер вакытка сузылган әңгәмәне, чәч кистерергә дип килгән клиент өзде.

—Иралия Хәмитҗан кызы турында языгыз, hичшиксез языгыз, —дип сүзгә кушылды ул. —Аның турында иң яхшысын гына языгыз, ул бит акыллы, оста, хезмәтчән hәм үз эшенең профессионалы.

Клиентлар шулай сине мактап телгә алсын өчен үз эшеңнең остасы гына түгел, ә hөнәреңне яратудан башка игелекле, ихлас, ярдәмчел булырга да кирәктер, мөгаен. Кыскасы, язманың төп герое нәкъ шундый белгеч. Ә үз эшен Иралия Зыятдинова ярата, ике дистә елга якын хезмәте, сайлаган hөнәре өчен бер тапкыр да үкенмәве хас.

Тәтешле районының  Сәүкияз авылы кызы 2004нче елда Иске Балтачта шәхси эшмәкәр буларак  эшен башлап җибәрә. Ул үз эшенең ихтыяҗларына – аренда түләвенә, эшләргә кирәк-яраклар өчен, субсидия сыйфатында, ярдәмгә дә ия була.

Үзмәшгульлек программасы эшли башлагач, ул шул юнәлештә хезмәтен дәвам итә.  Үзмәшгульлекнең бер уңай ягы бар – үз-үзеңә эшлисең, беркемгә дә буйсынмыйсың, ди Иралия Зыятдинова.

—Парикмахер сәнгатенең үзенчәлеген исәпкә алып, hөнәремнең белемле белгече булу өчен, эш стажыма карамастан, даими рәвештә яңалыкларны-үзгәрешләрне өйрәнәм, hөнәри осталыкны арттырырга тырышам. Кыскасы, бер урында тормыйм, даими камилләшәм, яңа төрле чәч кисүләр hәм буяулар турында хәбәрдар булырга тырышам, —ди Иралия Хәмитҗан кызы эзләнүчән караш белән үз  эш өстәленә багып.

Хәзерге вакытта үз парикмахер  остасыннан hәркем игътибар, иҗади hәм шәхси караш көтә. Шуңа күрә “бүгенге” профессиональ парикмахерчы чәчне яхшы буяучы hәм кисүче генә түгел, ә күтәренке кәеф бүләк итүче дисәк тә ялгыш булмас.   

Күпсанлы клиентлар канәгатьлеге hәм рәхмәт сүзләре буенча Иралия Зыятдинова моңа ирешә.        

—Коллегаларымны hәм парикмахерчылар сәнгатенең барлык вәкилләрен дә якынлашып килгән hөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Аларга сәламәтлек hәм иҗади уңышлар телим. Ахырдан шуны әйтәсем килә, эшемдә мин гел бер принципка таянам—иң мөhиме, эшемнән клиентларым канәгать  калсын hәм йөзләрендә елмаю булсын. Шулай булса, мин үз эшемне яхшы башкардым була. Ә калган тормыш мәшәкатьләре көтеп торыр ул,—дип әңгәмәбезне тәмамлады тыйнак та, сөйкемле дә Иралия Хәмитҗан  кызы.

Автор:
Читайте нас: