Ярыш башында өстәмә эш белән эшләргә өйрәтү һәм балык тоту ысуллары белән танышу булды. Өлкәннәр һәм балалар бер үк вакытта 2 сәгать дәвамында ярыштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча өлкәннәр арасында 1 нче урынны Дәүләтшина Лена, 2 нче урынны Шайбакова Айсылу, 3 нче урынны Закирьянов Артур алды. Балалар арасында Абхаликова Аделина җиңүче булды, ә икенче урынны Абхаликов Тимур яулады. Барлык катнашучылар да истәлекле призлар белән бүләкләнде. Мавктыргыч чара аралашуга да яхшы сәбәп булды.