Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 Май 2022, 08:43

Район авылларында "Сабантуй-2022" бәйрәме үтәчәк

 Авылларда һәм район үзәге Иске Балтачта  Сабантуй бәйрәме кайчан үтәчәк?

Район Xакимияте башлыгы И.Ә. Субушев районда "Сабантуй-2022" халык бәйрәмен үткәрү турындагы боерыкка кул куйды. Оештыру комитеты булдырылды. Xезмәт, спорт, мәдәният бәйрәмен үткәрү буенча чаралар планы расланды. Бәйрәмне хәвефсез үткәрү өчен хуҗалык, предприятие, оешма җитәкчеләренә тиешенчә җәмәгать тәртибен саклауны, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итәргә һәм янгын хәвефсезлеге чараларын гамәлгә ашырырга кушылды.

Боерыкка ярашлы, 4нче июньдә район үзәге— Иске Балтачта "Сабантуй-2022" бәйрәме үтә. Боерыкның кушымтасына ярашлы, авылларда расланган график буенча халык бәйрәме "Сабантуй-2022" һәм "Саумысыз, авылдашлар!" кебек чаралар күп халык катнашлыгында үтәчәк.

5нче июньдә —Богдан һәм Иске Тимкә авыллары арасындагы мәйданда , Яңа Ямурза,Көндәшле, Югары Карыш, Түбән Сикияз, Нөркә, Сәйтәк, Көмьязы, Иске Янбай, Тушкыр, Штәнде авылларында үтәчәк "Сабантуй-2022" бәйрәменә чакыралар. Башлана 11.00 сәгатьтә.

12нче июньдә — Тучыбай авылының 300 еллыгы уңаеннан "Саумысыз, авылдашлар!"  чарасы, ә Түбән Иванай авылында милли мари бәйрәме "Семык"үтә. Башлана 11.00 сәгатьтә.

30нче июльдә— Якүнә авылының 350 еллыгы уңаеннан "Саумысыз, авылдашлар!"  чарасы үтә. Башлана 11.00 сәгатьтә.

Район авылларында "Сабантуй-2022" бәйрәме үтәчәк
Район авылларында "Сабантуй-2022" бәйрәме үтәчәк
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: