Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 Май 2022, 08:36

Милли«Сабантуй-2022» бәйрәменең программасы

«Сабантуй-2022» халык бәйрәме Иске Балтач авылында 4нче июньдә үтәчәк. Анда нинди программа каралган? Нинди уеннар була? Укыгыз! Катнашыгыз.

«Сабантуй-2022» халык бәйрәме Иске Балтач авылында  4нче июньдә үтәчәк.

11.00-11.10 сәгатьләрдә Русия Федерациясендә Мәдәни мирас елына, Башкортстан Республикасында һөнәри белем алуны үстерү, эш шартларын яхшырту, хезмәт династияләре елына багышланган үзешчән сәнгать осталарының театральләштерелгән чыгышы.

11.10-11.30 сәгатьләрдә —«Сабантуй-2022» халык бәйрәмен тантаналы ачу.

11.30-12.00 сәгатьләрдә —Агросәнәгать комплексы алдынгылары, хезмәт коллективлары, яшьләр һәм спортчылар катнашлыгында тантаналы парад.

12.00-12.40 сәгатьләрдә — районның авыл хуҗалыгы алдынгыларын мһәм төрле хезмәт өлкәсендә казанышларга ирешкәннәрне  бүләкләү.

12.40-13.20 сәгатьләрдә —ат чабышы.

13.20-14.20 сәгатьләрдә— "Атайсал— кече Ватаным" тарих-туган якны өйрәнү күргәзмәсе белән танышу(тирмәдә).

СПОРТ ЯРЫШЛАРЫ

13.20-17.00 сәгатьләрдә —  спортның милли төрләре һәм халык уеннары һәм ярышлар. Балалар уен мәйданчыгында оештырыла торган, яшьләр спорт мәйданчыгында урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен спорт мәйданчыгында милли "Көрәш"; җиңел атлетика, гер спорты, армрестлинг буенча ярышлар.  Волейбол , мини-футбол командалары көч сынашачак.

13.20-17.00 сәгатьләрдә —  үзешчән сәнгать осталарының концерт-конкурсы.

17.00-17.15 сәгатьләрдә—«Сабантуй-2022» халык бәйрәмен тантаналы ябу.

Милли«Сабантуй-2022» бәйрәменең программасы
Милли«Сабантуй-2022» бәйрәменең программасы
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: