Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май , 16:20

Викторинада сынатмадылар

12 нче майда  үзәк район китапханәсендә сайлау хокукы һәм сайлау  сораулары буенча Иске Балтач  1 нче урта мәктәбенең һәм Иске Балтач 2 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары арасында «Киләчәк яшьләрдә» дип исемләнгән викторина үтте.

Командалар сайлау хокукы һәм сайлау процессына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Нәтиҗәләр буенча Иске Балтач авылының 2 нче урта мәктәбе командасы җиңүче булды. Җаваплар саны буенча шулай ук командаларда катнашучыларга урыннар бирелде: 1 урын – Солтанов Руслан Дамир улы (Иске Балтач2нче урта мәктәбе), 2 урын – Сабирова Азалия Рөстәм кызы (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе), 3 урын – Сафутдинова Ләйсән Айваз кызы (Иске Балтач1нче урта мәктәбе). Җиңүчеләр һәм призерлар   Балтач районы муниципаль районының Территориаль сайлау комиссиясе дипломнары белән бүләкләнделәр. Укучылар лаеклы чыгыш ясады.

Викторинада сынатмадылар
Викторинада сынатмадылар
Автор:Рима Валиева
Читайте нас в