Төрле классларда укыган балалар рәсем ясау буенча остара, хәзер аларның эшләрен күргәзмәдә урнаштырырга мөмкин. Мәктәп укытучылары нәкъ шулай итте дә. Район мәдәният сарае фойесында балаларның рәсемнәре Бөек Җиңү темасын яктыртты. Тырыш, оста балаларның эшләре сокланырлык. Булдыра да инде балтачлылар!