Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 Май 2022, 13:13

Ярты миллионга якын республика xалкы кушылды

 Бөек Җиңүгә ирешкән солдатларны искә алу өчен “Үлемсез полк” сафына илебез төбәгеннән шактый халык басты. Күпме халык катнашты  бу мөһим акциядә?

 Бу акция илебездә, республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында узды. Башкортстанда яшәүче 487 мең кеше Бөек Ватан сугышында җиңүгә ирешүчеләрне искә алу өчен “Үлемсез полк” сафына басты. Кешеләр алдан әзерләнгән штендерлар белән яки туганнары һәм якыннарының, фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең фотосурәтләре кулларына алган килеш  бәйрәмдә урамнардан бардылар. "Үлемсез полк"ның иң эре мәйданчыгы Уфадагы Октябрь проспектында булды, анда 9 майда 170 меңнән артык кеше тигез сафларда узды.

Балтач районында да быел бу акциядә бик күп халык катнашты.

Ярты миллионга якын республика xалкы  кушылды
Ярты миллионга якын республика xалкы кушылды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: