Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 Май 2022, 19:00

Укытучым

– Ә мин?!.. Мин... Мин сезне я... яра... яратам, Әнвәр Маратович... – Син нәрсә дидең? Ул беренче күргәндәй күзләремә төбәлде...

Укытучым
Укытучым

 

– Ә мин?!.. Мин... Мин сезне я... яра... яратам, Әнвәр Маратович...
– Син нәрсә дидең?
Ул беренче күргәндәй күзләремә төбәлде...

Хикәя

 Алтынчы бүлек
Безнең шәһәрдән ерак түгел балалар лагере бар. Анда һәр каникул саен яллар оештырыла. Язгы каникул вакытында миңа да әлеге лагерьга барырга тәкъдим ясадылар. Берсүзсез риза булдым. Айгөл авылны сайлады. Рәшит тә барырга тиеш иде дә, авырып китеп, исемлектән төшеп калды. Мин бу хәлгә сөенеп тә куйдым, Рәшиттән арыган идем.
Билгеләнгән көнне мәктәпкә килдем. Озакламый автобус лагерьга алып китәчәк. Яшь укытучылардан кем булыр икән? Әнвәр Маратович туган якларына кайтып киткән дип ишеттем, димәк, ул булмаячак.
Автобус ишек төбендә Дания апаны күргәч, күңелләр күтәрелеп китте. Иң яраткан укытучыларымның берсе ул. Кайберәүләр усал дисәләр дә, мин аны таләпчән укытучылар исемлегенә кертер идем.
– Мәрьям, акыллым, исәнме? Барудан баш тарттыңмы әллә дип курыккан идем, – дип елмаеп каршы алды.
– Юк, Дания Фәритовна, шундый мөмкинлектән баш тартаммы соң инде. Безнең белән тагын кайсы укытучы бар соң?
– Кызганычка каршы, Кәрим Хәлилович, авырып киткән, ул барырга тиеш иде. Ләкин Әнвәр Маратович аны алыштырырга бик теләп ризалашты, – дигәч, күз алларым караңгыланды, ушымнан язам дип торам. – Мәрьям, әйдә автобуска уз. Бар да җыелып бетте. Озакламый кузгалабыз. Әнвәр Маратович та безнең белән булачак! 
Ярый әле барырга ризалык биргәнмен. Язмыш үзе шулай юл күрсәтәдер дип, әйбәткә юрадым. Сменабыз шундый күңелле башланып китте. Конкурслар, концертлар, кызыклы аралашулар... Күңелсезләнеп утырырга һич вакыт юк. Әнвәр Маратович белән ара-тирә очрашканда сөйләшү исәнләшүдән ары узмады.
Оештыручылар бик күңелле кичә ясаганнар иде. Теләгәннәр әлеге концертта катнаштылар. Мин дә читтә калмадым, җыр белән чыгыш ясадым. Концерттан соң дискотека башланды. Салмак музыка башлануга сыйныфташым Әмир килеп биюгә чакырды. Арыганлыкка сылтап, каршы килдем, ә үзем күзләрем белән Әнвәр Маратовичны эзләдем. Тик Камилә җитезрәк булып чыкты. Соңрак тагын-тагын салмак көй куелды, Әнвәр Маратович кына күренмәде.
Дискотекадан соң бар да бүлмәләренә таралашты. Минем генә күзгә йокы кермәде. Су эчәсем килеп, ашханәгә юнәлдем. Кайтышлый Әнвәр Маратович бүлмәсе яныннын үтәргә булдым. Бүлмәгә якынайган саен, йөрәгем дөп-дөп типте. Әлеге мизгелдә минем белән ниндидер көчле хис идарә итә иде күрәсең: аякларым үзеннән-үзе аның бүлмәсенә атлады.
– Мәрьям?.. – дип гаҗәпләнде укытучым. – Син ник йокламыйсың?
– Никтер күземә йокы керми. Суга барган идем, утыгызны күргәч, кердем менә... Комаучауласам, гафу итегез... Ярый, китим әле мин... – дип ишеккә юнәлдем.
– Юк, китмә, Мәрьям. Минем дә никтер күземә йокы керми. Соңгы арада ямь таба алмый интегәм мин. Синең дә шулай булганы бармы? Берни дә куандырмый...
– Берәр борчуыгыз бармы әллә, Әнвәр Маратович?
– Юк ла, Мәрьям... Берни дә булмады... Вакыт-вакыт мине беркем дә аңламый кебек тоела. Менә күптән түгел әти белән әйткәләштем, эштә дә бар да җай гына бармый. Сезнең шәһәрдә үз урынымны таба алмадым, ахры, уку елы тәмамлануга кабат туган якларга юл тотасы булыр...
– Кызганыч... Мәктәп өчен бу бик зур югалту булачак, Әнвәр Маратович.
– Мине монда берни дә тотмый...
– Ә мин?!.. Мин... Мин сезне я... яра... яратам, Әнвәр Маратович...
– Син нәрсә дидең?
Ул беренче күргәндәй күзләремә төбәлде.
– Әйе, дөрес ишеттегез. Мин сезне беренче күрүдә үк ошаткан идем.
– Мәрьям, акыллым, шаяртмыйсыңмы? Йә Хода... Өнемме бу төшемме?... Мин төш күрәм, ахры? Мәрьям, әлеге сүзләрнең минем өчен ни аңлатканын белсәң иде син... – Әнвәр Маратович яратып, җиңелчә кочып алды. – Мәрьям, бүген миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр, мөгаен.
Әлеге мизгелдә мин дә үземне бик бәхетле тойдым. «Ул да мине ярата! Ярата!» Әнвәр Маратович мине кысып кочты. Күзләремнән яшь тамды... Юк, ул бәхет яшьләре иде...
– Мәрьям, мин сине башка беркайчан да янымнан җибәрмәм... Мин сине яраттым, яратам һәм яратачакмын! Ишетәсеңме? Безне бернинди киртәләр дә аера алмас... Синең өчен таулар күчерергә әзер мин!..
Без төн буе сөйләшеп чыктык. Ул минем әти-әним турында сорашты, хоббием белән кызыксынды.
– Әнвәр Маратович, бер сорау бирсәм ачуланмыйсызмы?
– Хет йөзне бир, минем синнән яшерен серләрем юк, Мәрям.
– Алсу Ринатовна белән сезне нәрсә бәйли?
–    Ә, менә син ни хакында икән... Берни дә бәйләми. Безнең арада берни дә булмады, булмаячак та. Алсу яхшы дус, әйбәт әңгәмәдәш... Ләкин мин ярата торган кеше түгел. Ә ул шуны кабул итәргә теләми...
Менә ничек икән! Мин тынычлап калдым.
– Әнвәр Маратович, мин китим әле. Бергә күрсәләр, яхшы булмас. Тәмле төшләр! – дип, үз бүлмәмә ашыктым.
– Тәмле төшләр, Мәрьям! Төшемә керсәң, тагын да бәхетлерәк булачакмын, – дип озатып калды ул.
Иртә белән бик яхшы кәеф белән уянып киттем. Әнвәр Маратович бер генә мизгелгә дә исемнән чыкмады. Ә менә ялның соңгы көнендә оештырылган кичәдә без бер-бербезнең яныннан китмәдек. Ул кичтә барлык салмак биюләрне минем белән генә биеде. Тирә-яктагылар нидер сизенгәндәй караш ташласа да, без аларны күрмәдек. Безгә икебездән башка беркем дә кирәк түгел иде.

Җиденче бүлек
Каникуллар тәмам. Кабат мәктәп, кабат тыгыз көннәр, имтиханнар... Бар да яхшы, ләкин Рәшит кенә борчый. Безнең дуслыкка нокта куеп, барысын да яңа биттән башларга кирәк. Ничек? Ничек аңлашырга?
Рәшит белән паркта очрашырга сүз куештык.
Паркта бер генә җан иясе дә юк иде. Эчем пошты никтер. Рәшитне һич кенә дә рәнҗетәсем, хисләреннән көләсем килми, кире юл да юк. Рәшитнең  соңга калырга яратмаганын яхшы белгәнлектән, билгеләнгән вакытта күренмәгәч килмәс дип өметләнгән идем дә... Юк... Еракта йөгерә-атлый килгән шәүләсе күренде. Шатлыгыннан йөзеннән нурлар бөрки иде. Минем белән очрашуны бик озак көткән күрәсең.
– Мәрьям, матурым, сәлам! Мин сине шундый сагындым.
– Привет! Алдама ла, без бүген мәктәптә күрештек бит.
– Очраштык, ләкин миңа ул җитмәде. Ә менә бу – сиңа...
– Нәрсә бу?
– Синең янга ашыкканда кибет аша килергә булдым, ә анда шушы мөлаем көчек – түзмәдем, алдым. Бераз чиратта торырга туры килде, соңга калганыма ачуланма, яме.
– Рәхмәт... Бүләкләр белән йөрмәсәң дә була иде...
– Ничек инде... Әлеге көчек миңа ошаган бит... Килешәсеңме? Аңа караган саен мине искә алырсың. Мин дә эт кебек тугры, хуҗабикәмне яратам, ягъни сине...Телисеңме, мин сиңа тере, чын көчек бүләк итәм? Мәрьям, сиңа ни булды? Син әллә нинди... Үзеңә охшамагансың.
– Рәшит... сиңа җитди сүзем бар иде...
– Тыңлыйм, хуҗабикәм!
– Рәшит, син бик әйбәт кеше, абыем кебек миңа... яхшы дус... ләкин, зинһар, дөрес аңларга тырыш, яме... Безгә... безгә... аерылышырга кирәк...
– Нәрсә?!.. Ник? Ни булды? Мин сине рәнҗеттемме әллә? Нәрсәне дә булса дөрес эшләмәдемме? Үпкәләткән булсам, гафу ит... Әйт... Ник дәшмисең? Бәлки, минем хакта нахак сүз сөйләүчеләр булгандыр?
– Юк... Синең гаебең юк, Рәшит...
– Алайса ни булды? Аңлата аласыңмы?
– Эш миндә... Синең бер генә дә гаебең юк... Синнән дә гаделрәк, чиста күңелле кеше юктыр ул... Ләкин мин сине яратмыйм... Дөресрәге, яратам... Ләкин дустым кебек, абыем кебек, аңлыйсыңмы?
– Юк, аңламыйм һәм аңларга да теләмим... Бар да яхшы иде бит... Ә, тукта... тукта... Синең берәрсе барлыкка килгәндер, шулаймы? Кемгә гашыйк булдың, сөйлә!
– Рәшит, зинһар өчен, кызма... Минем кемгәдер гашый булу-булмау мөһим түгел. Рәшит, әйдә дуслар булып кына калыйк, ә? Гафу ит, мин синең алда бик гаепле... Мин шулай килеп чыгар дип уйламаган идем...
– Димәк, мин хаклы... Син чыннан да башка берәүгә гашыйк, шулаймы? Синнән мондый адымны көтмәгән идем мин, Мәрьям... Сау бул! – диде дә, кырт кына борылып парктан чыгу ягына ашыкты. Аның күзләрендә күпме үпкә, нәфрәт иде. Беркайчан ул карашны онытмам.
Үземнең дә хәл яхшылардан түгел иде. Уйларга чумып барып, аздан гына машина астына кермәдем. Ничек өйгә кайтып җиткәнемне аңлатып бирә алмыйм. Тизрәк үз бүлмәмә уздым. Артымнан әни:
– Кызым, Рәшит белән ничек йөреп кайттың? Ай, нинди матур көчек... Рәшит бирдеме? Әйбәт тә егет инде! Кызым, ычкындыра күрмә, – дип тезде.
– Әни... Башка миңа аның турында сөйлисе булма... Без аерылыштык...
– Ничек инде – аерылыштык?..
– Әни, мин аны яратмыйм. Бүген үзенә дә әйттем.
– Аңлатыбрак сөйлә әле. Бик акыллы егет. Нәрсәсе  ошамады инде?
– Беләм, әни... Бик яхшы... Андый егетләр хакында күпләр хыяллана, ләкин мин түгел. Әни, зинһар, үземне генә калдыр әле...
– Җүләр син, кызым... Шундый егетне югалкансың. Синең яктан бу бер генә дә дөрес адым түгел, бала, – дип бүлмәдән чыгу ягын карады, аннары нидер исенә төшкәндәй борылып, – Ә син башка берәүгә гашыйк булып куймагансыңдыр бит? Ә? Син бит бер егеттән икенчесенә сикереп йөрергә җилбәзәк кыз түгел лә... Ярар, дүрт аяклы ат та абына... Дуслашырсыз әле.
– Юк, кире юл юк, әни. Безнең хисләргә нокта... Рәшит мине аңлар дип уйлыйм... Әни, без аның белән бары тик дуслар... Яхшы дуслар...
– Ярар, ярар синеңчә булсын, кызым. Синең дә, Рәшитнең бар да яхшы булсын.
Икенче көнне мәктәптә Рәшит каршыма очрады. Шундый кыяфәттә күргәч, әллә нишләп киттем, алыштырганнар диярсең. Һәрвакыт елмаеп йөргән кешенең, йөзендә ник бер елмаю чаткысы булсын. Дәресләрдә дә тыныч кына утырды, укытучылар соравына да төксе генә җавап кайтарды. Тәнәфес вакытында миннән читтәрәк йөрергә тырышты. Салкын карашыннан күңелем өшеде, үземне гаепле итеп тойдым.
Мәктәптән кайтканда түзмәдем, дустым Айгөлгә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Дустым башта дәшмәде, аннары юл буе нотык укыды, янәсе ул миннән зур, без пар түгел, әти-әниең ни дияр... Безнең арада нидер булганын күптән сизүе хакында да әйтте, вакыты җиткәч үзе сөйләр дип көтеп йөргән икән. Айгөл безнең өчен куанса да, безнең бергә була алуыбызны гына күз алдына китерә алмады. Чыннан да, ул хаклы, безгә бергә булыр өчен күпме киртәләр үтәргә туры киләчәк бит.

Сигезенче бүлек
Әнвәр Маратович белән дәресләрдән тыш бик сирәк күрешә идек без. Һәм ул очрашулар безнең өчен бик зур вакыйгага әверелә иде. Көннәрдән бер көнне без паркта очрашырга сүз куештык. Өйдән чыгып китәр өчен миңа бераз алдашырга туры килде килүен, ләкин минем өчен иң мөһиме – Әнвәр Маратович белән очрашу.
Мин паркка йөгереп кергәндә, Әнвәр Маратович мине көтеп басып тора иде инде. Мине кысып кочаклады да битемнән үбеп алды. Шул мизгелдә миннән дә бәхетлерәк кеше юк иде бу җир йөзендә. Аның елмаюын күрер өчен әллә ниләр бирер идем мин бу дөньяда. Аның ягымлы карашы бүтән беркемдә дә юк.
– Мәрьямем минем, акыллым, сине күрүемә чиксез шатмын. Син бик матур. Әти-әниеңә кая барам дип әйттең бу юлы? – дип елмайды.
– Анысы өчен кайгырмагыз, мин Айгөлдә кунакта бүген, – дидем.
– Әти-әниләреңне минем аркада алдарга туры килгәне өчен гафу үтенәм. Әлегә белми торсалар, сиңа да, миңа да яхшырак булыр.
– Сез нәрсә инде, мин дә бит бу очрашуны зарыгып көтеп алам.
– Мәрьям, сүз безнең хакта башланган икән, менә нәрсәгә ачыклык кертәсем килә. Әти-әниеңә сөйләмә дип, мин бернинди дә җаваплылыктан качарга теләмим, дөрес аңла. Мин сине чын күңелдән яратам, алдап, хисләрең белән уйнамыйм. Телисең икән – әти-әниең белән үзем сөйләшәм, телисең икән – качып очрашырга да риза. Мин сине гомерем буе көтәргә риза, аңлыйсыңмы? – дип кулларына күтәреп әйләндерде.
– Әнвәр Маратович, үзегез турында сөйләгез әле, балачагыгыз турында, миңа сезнең турыда бар да кызыклы.
– Ни сөйләргә инде сиңа? – Ул уйланып торды. – Ярар, телисең икән, мин сиңа әти-әни, балачак турында сөйлим.
– Әйе, ул хакта бер дә сөйләгәнегез юк, – дип канатландым мин.
– Миңа әти белән әни бик бәхетле балачак бүләк иттеләр. Бик тә шәп апам белән үстем мин. Әти география укытучысы иде, әни татар телен укытты. Минем әти белән әнидән дә яхшырак кеше юк иде бу дөньяда. Ләкин тормыш шулай җайлы гына бармый икән шул... Безнең өйгә дә зур кайгы килде. Әнием белән апам юл һәләкәтендә һәлак булдылар. Әти белән генә калдым. Бу бик зур сынау булды безнең өчен. Миңа әлеге хәл төш булып кына тоелды башта: менә күземне ачармын да әниемне күрермен төсле тоела иде. Апамны уятырга дип бүлмәсенә керсәм – буш карават... Әлеге хәл минем психиканы сындырды. Әтигә дә бик авыр иде... Әкренләп күнегеп кенә килгәндә, ул үги әни алып кайтты. Мин моны кабул итә алмадым, әнинең рухын пычрата төсле тоелды. Үги әни, яшь булуына да карамастан, әти белән минем араларны ерагайтырга тырышты. Бөтен теләге – мине бу йорттан куып чыгару иде. Теләгенә иреште... Ул сөйләгән ялган сүзләргә ышанып, хатынын яклап, әти мине әби янына, авылның икенче очына яшәргә илтеп куйды. Әти бүтән безнең йортның бусагасын атлап кермәскә, үзе турында онытырга әмер бирде. Мин шул көннән ятим калдым. Әти белән без чыннан да күрешмәдек, акчаны да мин өйдә булмаганда яисә танышлары аша бирә иде. Әбием миңа ятимлек ачысын сиздертмәскә тырышты. Мәктәптән соң, югары уку йортында укыдым, диплом алуга сезнең мәктәпкә килдем. Һәм анда шушындый чибәркәйне очраттым да, башымны югалттым... Шуның белән әкият тәмам, – дип елмайды ул.
– Карале кулларың нинди салкын, өшедеңме? Кил әле җылытыйм, – дип куенына кочты.
Миңа аның белән шундый рәхәт иде! Ай буе шулай кача-поса очрашып йөрдек. Безнең беркайчан да сөйләшер сүз бетми иде. Без вакытны гел көлешеп, матур итеп үткәрә идек. Очрашуның һәр мизгеле мөһим, хәтта алдагы тормыш турында да хыяллана, планнар кора идек. Гаиләбез турында, туачак балаларыбыз турында да сөйләшә идек.
Миңа аның белән бик рәхәт, ул бик укымышлы, бик кызыклы маҗаралар сөйләп авызына карата. Ул хәтта миңа багышлап шигырь дә язды. Шулай бер вакыт Әнвәр Маратович, нидер сизенгәндәй, сөйләшүне бөтенләй башка якка алып кереп китте:
– Мәрьям, мин синең янда иң бәхетле кеше! Ләкин, беләсеңме, миңа нигәдер бу безнең бәхет озакка түгелдер кебек тоела. Менә була бит бик матур ялтырап торган бәллүр вазалар. Алар да бит бик тиз уалучан. Әлеге уйларымнан йөрәгем кысыла, сулыш алуы кыенлаша. Мин бик тә сине югалтудан куркам, Мәрьям.
– Әнвәр Маратович, нигә сезгә шундый уйлар килә? Мин берни дә аңлый алмыйм... Безгә беркем дә комаучалый алмаячак, безнең бар да яхшы булчак, мин моңа ихлас ышанам...
– Мәрьям, син шундый эчкерсез бала. Мин үлеп яратам сине!

Тугызынчы бүлек
Соңгы арада мин Рәшитне бөтенләй күрми дә, барлыгын сизми дә башлаган идем. Кич Айгөлләрдән кайтканда күземә күренәме дип торам. Безнең подъезд төбендә елмаеп, берни булмагандай утырмасынмы... Аны шундый күтәренке кәефтә күрүемә шатландым: димәк, миңа ачу сакламый.
– Мәрьям, сәлам. Ни хәл? Бу чәчәк бәйләме сиңа.
– Рәхмәт, Рәшит. Көтмәгән идем.
– Каршы булмасаң, әйдә бераз йөреп киләбез.
– Әйдә!
– Мәрям, ничек соң синең хәлләрең? Ничек яшәп ятасың? Безнең күптән болай сөйләшкән юк.
– Әйе шул... Чәчәкләр өчен рәхмәт, бик матурлар.
– Ә сиңа егетең чәчәкләр бүләк итәме соң?
– Нинди егет?
– Әйдә, белмәмешкә салышма, бик яхшы аңладың сүзнең кем турында барганын. Әлбәттә, тарих укытучысы хакында...
– Син каян беләсең?
– Беләм шул... Алай гына да түгел, мин синең артыңнан күзәттем... Әйе, әйе... Үз күзләрем белән күрдем очрашканыгызны, кочаклашканыгызны… Укучы белән укытучы очраша! Бу бит бернинди дә рамкага сыймаслык вакыйга! Яки сез алай дип уйламыйсызмы? Бәлки, мәхәббәттән башыгыз әйләнеп бу хакта уйламагансыздыр да...
– Рәшит, тукта... Зинһар, үтенеп сорыйм... Тоз салма ярага...
– Син минем белән дә шул укытучы хакына ташлаштың бит. Син мине беркайчан яратмадың... Мин хаклымы?
– Әйе, дөрес. Мин аны яратам, ул да мине ярата. Рәшит, гафу ит мине.
– Җүләр син, ул синең белән бераз уйнаячак та ташлаячак. Син бит бик яхшы беләсең мондый очрашуларның әйбәт бетмәгәнен.
– Рәшит, булды... Җитте.. Газаплама мине... Мин сине яратмыйм, аңла шуны... Әйдә, дуслар булып калыйк.
– Юк, Мәрьям, аңлат әле, син ник мине ташладың? Минем мәхәббәтем икебезгә дә җитә иде бит. Мин сине чәчәк бәйләмнәренә, бүләкләргә күмәр идем, болай кача-поса очрашып йөрергә дә туры килмәс иде. Әйе, мин эгоист. Мин гаиләдә бер бала, мин бүтәннәр белән бүлешергә өйрәнмәгән. Мин һәркөн синең турыда хыялланам, уйлыйм, синсез күңелсез бу дөньяда, аңлыйсыңмы?
– Рәшит, тынычлан, – дип аны кочагыма алдым. Без икебез дә сабый балалар кебек елаштык. Мин аны бик нык жәлли идем, ул миңа абыем кебек якын кеше. Һәркем аны көчле, үз сүзендә нык тора торган кеше буларак күзалласа, мин беренче булып аның нечкә күңелле кеше икәнлеген аңладым.
Бераз тынычлана төшкәч, дәшмичә озак кына басып тордык. Кешеләр безгә, җүләрләргә караган кебек борылып-борылып карап үттеләр. Ә безгә барыбер иде. Тынычлыкны Рәшит бозды:
– И Ходаем, мин бит чүпрәк икән. Мәрьям, гафу ит мине, артыгын әйтеп ташладым, ахры. Мин сине рәнҗетергә теләмәгән идем. Бүтән болай эшләмәм. Телисең икән, дуслар булып калырбыз. Бүтән синең артыңнан йөрмәм, һәркемнең үзе теләгәнчә бәхетле булырга хакы бар. . Гафу ит... Хуш...

Унынчы бүлек
Көн артыннан көн үтеп, май ае да җитте. Мәктәпне тәмамларга санаулы көннәр калып бара. Алда студент тормышы... Әнвәр Маратович белән дә араларыбыз яхшы, Рәшит белән дә дусларча аралашабыз.
Мәктәптән өйгә кайтып керүгә, әни салкын гына каршы алды.
– Әни, бар да яхшымы? Ни булды? – дип сорыйсы иттем.
– Юк, кызым, бу сорауны мин бирергә тиеш сиңа! Синең бар да яхшымы, кызым? Синең башың бармы?
Мин барысын да шундук аңлап алдым: «Димәк, әнигә кемдер безнең очрашып йөргәнне җиткергән... Кем икән ул?»
– Син ни кыланганыңны аңлыйсыңмы? Нинди уйлар белән укытучың кочагына кердең? Ояты гына ни тора! Мин әниең булып әлеге яңалыкны яңа белдем, ә миннән алда инде бөтен кеше белеп өлгергән икән. Кызым, мин синнән моны көтмәгән идем... Ярар инде син – бала, а Әнвәр Маратович ни уйлаган? Ул үз акылындамы икән? Башсыз икәнсең син, кызым, ул бит синең белән уйнап туйгач ташлаячак.
– Әни, син ник алай дисең? Без бит бер-беребезне яратабыз.
– Аның турындагы уйларыңны башыңнан алып ташла. Әтиең белсә, икебезгә дә эләгәчәк. Син хәзер утыр, ныклап уйла, дөрес карар кабул итәрсең дип ышанам. Бүгеннән башлап мәктәптән кала беркая да чыкмыйсың.  
Кая барып бәрелергә дә белмәдем. Әти-әниләр мине аңларлар, минем яклы булырлар дип уйлап ялгышканмын икән шул. «Әти-әни безне аерсалар, гомеремдә дә аларны гафу итмәячәкмен!» – дип, мендәр кочаклап еладым.
Икенче көнне мәктәптә миңа бармак төртеп күрсәтмәгән бер генә кеше дә калмагандыр, җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Әнвәр Маратович турында әйтәсе дә юк, таякның иң авыр башы аңа эләкте. Соңрак әлеге яңалыкны кем таратканлыгы ачыкланды. Үзенең җавапсыз мәхәббәтенә үч итеп, Алсу Ринатовна эшләгән. Минем әни белән дә ул сөйләшкән.
Төне буе уйланып чыктым, бу хәлнең ниндидер чишелеше булырга тиеш бит инде. Бөтен уйларымны тәртипкә салып, Әнвәр Маратович белән җитди сөйләшергә җыенып мәктәптә юнәлдем. Дәресләр башланганчы да, тәнәфесләрдә дә Әнвәр Маратович күренмәде. Көне буе үз-үземә урын тапмадым. Соңгы дәрестә укытучы укытучылар бүлмәсеннән акбур алып килүемне үтенде. Әле һаман да Әнвәр Маратович белән очрашудан өметемне өзмәгән идем. Мин килеп кергәндә ике укытучы кызып-кызып яңалыклар бүлешеп утыралар иде. Шунда гына Әнвәр Маратовичның безнең мәктәптән киткәнлеген белдем. Шул мизгелдә аяк астымда җир убылгандай булды.
Берни турында уйламыйча мәктәптән чыгып йөгердем. Әнвәр Маратович яшәгән йорт янына килеп җиткәнемне сизми дә калдым. Йөрәгем менә-менә атылып чыгардай булып типте, сулышым кысылды.
Ишек төймәсенә берөзлексез басуга да карамастан, ишек ачучы булмады. Йодрыклап төяргә тотындым. Тавышка, күрше фатирдан бер бабай чыкты.
– Исәнмесез! Әнвәр Маратович монда яши бит? Ул бүген күренмәдеме?
– Әйе, ул монда фатир снимать итеп яши иде. Бүген иртән китте ул.
– Кая китте?! Ничек... китте?!
– Бөтенләйгә китте, кызым. Туган якларына бугай. Ә сез кем буласыз?
– Мин... Мин.. Ни.. Мәрьям...
– Ә-ә-ә, сез аның мәхәббәте Мәрьям буласызмыни?
– Әйе, бабай, мин...
– Кайтмаска дип китте шул ул... Шәһәр мине кабул итмәде дип китте... Ул сезнең хакта миңа бик күп сөйли иде... Сезне ярата иде. Кызганыч... Сезгә бергә булырга язмаган күрәсең... Тормышта төрле хәлләр була шул, кызым...
– Ничек инде... Ә мин?.. Нигә миңа берни дә әйтмәде соң ул?
– Ә, тукта әле, кызым, онытып торам... Ул бит миңа хат биреп калдырган иде, адресыңны да язды. Тапшыруымны үтенгән иде. Иртәгә барырмын дип уйлаган идем дә, ә сез үзегез үк килеп җиткәнсез... Менә алыгыз...
– Рәхмәт, бабай. Сау булыгыз, – дип тизрәк чыгу юлын эзләдем.
Түземсезлек белән хатны ачып укыйсым килде. Конвертны ачканда кулларым калтырады. Хатта менә ниләр язылган иде: «Мәрьям! Бердәнберем, алтыным! Минем кайтмаска дип китеп баруым. Бер сүзсез югалу дөрес булмас дип, сиңа әлеге хатымны язарга булдым. Кайсы якка киткәнемне дә, кайда барып урнашасымны да белмим. Монда калсам да, бергә була алмавыбызны аңлап, китеп барам. Тормышта бөтен кылган эшләр өчен дә җавап тотарга кирәк. Менә хәзер дә синең белән булган бәхетле мизгелләрем өчен газап белән түлим. Миңа сине калдырып китүе бик авыр... Мин яратам сине, гомерем буе сине яратачакмын. Рәхмәт сиңа минем тормышымны бизәгәнең өчен, миңа бәхетле мизгелләр бүләк иткәнең өчен, мине яратканың өчен. Мәрьям, беләсеңме, мин сине үзем белән беркем дә булмаган дөньяга урлап алып китү турында да уйлаган идем. Ләкин әти-әниең белән сөйләшкәч, ул уйларымнан кире кайттым. Үлеп яраткан кызларын тартып алырга минем хакым юк. Алар чыннан да сине ярата, синең өчен җаннарын бирергә әзер. Син дә әти-әниеңне ярат, бу хәлләр өчен аларга үпкәләмә, рәнҗемә. Хуш, сау бул, Мәрьям... Бернигә дә карамый мин сине яратам. Бәлки, без бик күп еллар үткәч очрашырбыз да, әлеге хәлне көлә-көлә искә алырбыз, кем белгән, җир түгәрәк... Гафу ит һәм хуш...»

Эпилог
Мин бернигә дә карамый алга атладым. Мәктәпне дә, югары уку йортын да гел «бишле» билгеләренә генә тәмамладым. Тарих укытучысы булып эшли башладым. Институтта бергә укыган егеткә кияүгә чыктым. Язмыш Әнвәр Маратович белән бүтән очраштырмады. Ул су төбенә киткәндәй юкка чыкты, кайда, ничек яшәвен тәгаен генә белгән кеше табылмады. Мин килеп чыккан хәлне кабул иттем, алга атладым, ләкин аны күңелемннән сызып ташлый алмадым. Гаиләм булса да, минем бөтен уйларым аның хакында, аның белән бергә булган бәхетле мизгелләрне искә алып юанам, ә тормыш иптәшемнең мәхәбәтте икебезгә дә җитә. Әнвәр Маратовичны тормышымда очратканыма һич кенә дә үкенмим, ул миңа олы мәхәббәтнең нинди икәнлеген күрсәтте, яратырга өйрәтте.

Гөлшат ФАТКУЛЛИНА 

Сөембикә

(Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/ukytuchym)

 

 

 

Автор:
Читайте нас: