Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 Май , 11:27

"Халык күңелендә исемегез мәңге калачак"

 Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Балтач районында  матур тантана үтте.  Бөек Ватан сугышында яу яланында башын салган салдат батырлыгы мәңгелек.

Тантана башында  "Сагышлы Ана" мемориаль комплексына  район Хакимияте җитәкчелеге, килгән кунаклар чәчәкләр салды.  Театральләштерелгән тамаша беркемне дә битараф калдырмаслык. 

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Бөек Җиңү уңаеннан ихлас теләкләрен җиткерде. Ил тарихында якты эз калдырган якташларыбызны исемләде җитәкче. "Батыр якташларыбыз данлыклы солдат юлын үткән, тылда авыл халкы Бөек Җиңүне якынайтыр өчен ал-ял белми көч салган. Һәркайсы олы вакыйганы якынайтыр өчен үз өлешен керткән. Без алар белән чиксез горурланабыз",—дип күңел түрендәге хисләре белән уртаклашты Илгиз Әхвәс улы. 

Районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Гали Сәрвәретдинов, Советлар Союзы Героеның улы запастагы подполковник  Владислав Шакиров котлау сүзләре җиткерде.

Бүген дөньядагы вакыйгалар ныклы булырга әйди. Украинадагы махсус операция вакытында каһарманнарча һәлак булган  якташыбыз Тимур Нухов Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән Батырлык ордены белән бүләкләнгән.  Орден аның әти-әнисе Ирина Рәхимьяновна һәм Радик Альфертовичка тапшырылды.

Традиция буенча тигез сафлар белән булачак солдат , балалар, хезмәткәрләр үтте.

"Үлмәс полк" сафларында якташларыбыз туганнары—Ватан солдаты фотосурәтләрен тотып Иске Балтач авыл урамнарыннан үттеләр.

Тантаналы концерт үткәннәрне искә алырга этәргәндәй. Солдат боткасыннан да балтачлылар авыз итте.

Бәйрәм дәвам итә. Спортчыларга да үзләрен сынарга форсат булачак.

(Тантана турындагы тулы мәкаләне гәзитнең алдагы санында укырсыз).

"Халык күңелендә исемегез мәңге калачак"
"Халык күңелендә исемегез мәңге калачак"
"Халык күңелендә исемегез мәңге калачак"
"Халык күңелендә исемегез мәңге калачак"
"Халык күңелендә исемегез мәңге калачак"
Автор:Рима Валиева
Читайте нас в